Фәрит Мөхәммәтшин Руслан Нигъмәтуллинга депутат таныклыгы тапшырды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 10:05

Бүген парламентның чираттагы утырышы алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Руслан Нигъмәтуллинга республика парламенты депутаты таныклыгын тапшырды. Ул Чаллы шәһәренең 20 нче Электротехник сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Руслан Нигъмәтуллинга законнар чыгаруда һәм сайлаучылар белән эшләүдә активлык һәм принципиальлек теләде. "Сайлаучылар сезгә югары ышаныч күрсәттеләр, аны кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча үз бурычларыгызны намус белән үтәп кенә аклап була",  – диде ул, Татарстан Дәүләт Советы депутаты таныклыгын һәм значокын тапшырып һәм  Үсеш партиясе вәкиленең парламент эшенә тиз арада кереп китүенә өмет-ышаныч  белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 20 нче Электротехник бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 28 майда узды. Сайлау нәтиҗәләре буенча Үсеш партиясе вәкиле Руслан Нигъмәтулин тавышларның абсолют күпчелеген җыйды –  7 740. Бу сайлаучылар санының 76,63 проценты. Сайлауларда барлыгы 10 101 кеше катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International