Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 10:19

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды.

Презедиум депутатлар каравына 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты, ике федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасы. 

Беренче укылышта 2022 елга республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, хуҗалык җәмгыятьләренең идарә итү һәм тикшереп тору органнарында дәүләт мәнфәгатьләрендә эш итүче вәкилләре, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турындагы закон проектлары каралачак. Шулай ук беренче укылышка Татарстан Республикасының аерым закон актларына, Спас районының Болгар шәһәре һәм Приволжский авыл җирлеге территорияләре чикләрен үзгәртү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү, бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, шулай ук республиканың сайлау һәм экология кодексларына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнгән.

Кырык дүртенче утырышта депутатлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга экологик хисап бирү өлкәсендәге таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен караячак. Утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында отчет кертелде. Утырышта шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тәкъдим итәчәк Татарстанда  яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында докладын карап тикшерәчәкләр. 

Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре торышы, аларның санын һәм алардан килгән зыяннарны  киметү буенча өстәмә чаралар турында мәгълүмат белән республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов чыгыш ясаячак.

Көн тәртибен тикшерү барышында өстәмә сораулар кертергә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы  территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

3.«2022 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 422-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4.«2022 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 421-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 425-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6 «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 429-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.«Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында» 424-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» һәм «Приволжский авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 420-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» 431-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында» 430-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 419-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә итү һәм тикшереп тору органнарында дәүләт мәнфәгатьләрендә эш итүче вәкилләр турында» 427-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13.  «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында» 423-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 14. «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 426-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 390-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 428-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 111 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 434-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 432-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

19. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларының (карарлар нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану турында.

20. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

21. Экологик хисаплылык тапшыру өлкәсендә таләпләрне камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате турында.

22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составында үзгәреш турында.

23. 2022 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

24. А.Н. Латышев турында.

25. «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире вазыйфасына А.Е. Угаровны билгеләп кую турында.

26. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 145 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Собраниесе (Ил Төмән) закон чыгару инициативасы хакында.

27. «Россия Федерациясе Җир кодексының 3910 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Удмурт Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы хакында.

28. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» 353469-8 номерлы федераль закон проекты турында (кулланучыга товарларның (продукциянең) техник регламентларда билгеләнгән таләпләргә һәм (яисә) мәҗбүри таләпләргә туры килүе турында тапшырылган туры килү сертификатлары һәм теркәлгән декларацияләр реестрындагы язмага сылтама  бирү хакында).

29. «Мәдәният турында Россия Федерациясе законнары нигезләре» Россия Федерациясе Законының 52 статьясына үзгәреш кертү хакында» 325561-8 номерлы федераль закон проекты турында (түләүле чаралар оештырганда мәдәният оешмалары ташламалар билгеләргә хокуклы аерым категория гражданнарның исемлеген тулыландыру өлешендә).

30. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 369931-8 номерлы федераль закон проекты хакында (салым сәясәтенең төп юнәлешләре аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә).

31. «Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендалана торган күчемле һәм  күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»
346646-8 номерлы федераль закон проекты хакында (мөлкәти ярдәм чараларын үзмәшгуль гражданнарга күрсәтү өлешендә).

32. Төрлесеннән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International