Яшьләр эшләре министры парламент утырышында доклад белән чыгыш ясады

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе, 12:49

Бүген парламент утырышында Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның торышы һәм барышы турында мәгълүмат белән ТР Яшьләр министры Ринат Садыйков чыгыш ясады. 

Министр әйтүенчә, республикада 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 1 млн.72 мең кеше яши. Ел саен яшьләр сәясәтен финанслауга 6 млрд сумга якын акча юнәлтелә, шуларның 2,8 млрд турыдан – туры яшьләр өчен актуаль проектлар һәм дәүләт программалары, 2,9 млрд инфраструктураны модернизацияләү өчен. Балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру программасын финанслау быел 300 млн.сумга арткан һәм 2,1 млрд. сум тәшкил иткән.

Быел Татарстанның 25 муниципаль берәмлегендә капиталь ремонт, реконструкция һәм төзелеш программалары буенча 41 объектны яңарту планлаштырылган. Алар арасында 14 балалар лагеры, 10 яшьләр үзәге, алты яшүсмерләр клубы һәм 10 психологик-педагогик ярдәм үзәге бар.

Министр яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. "Министрлык тарафыннан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты ярдәме белән патриотик тәрбия буенча дәүләт программасының яңа редакциясе эшләнде. Бу инициатива республика Хөкүмәте тарафыннан хупланды. Ресурслар белән тәэмин итүне шактый арттыру, булган юнәлешләрне масштаблаштыру һәм эшчәнлекнең яңа формаларын үстерү планлаштырыла», – диде ул.

Дәүләт яшьләр сәясәтенең тагын бер мөһим мәсьәләсе булып яшәү уңайлылыгы кала. Докладта билгеләп үтелгәнчә, соңгы 5 елда 2,5 мең яшь гаилә дәүләт программаларын һәм Министрлык проектларын гамәлгә ашыруда катнашып, торак шартларын яхшырткан. 2022 елда мондый механизмнар белән 1092 гаилә файдаланган һәм торак шартларын яхшырта алган. "Татарстан Республикасы Рәисе  ярдәмендә эшли башлаган "Яшь гаилә" һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары кысаларында дәүләт ярдәменнән файдаланган яшь гаиләләр саны өч ел эчендә 1,5 тапкырга диярлек артты, узган ел аның буенча 50 гаилә субсидия алган булса, ә быел инде – 81 гаилә".

Шулай ук, министр әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган яшь гражданнарга ярдәм итү, яшүсмерләр белән эшләү, аларның мәшгульлеген оештыру, социаль-психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә тора. Узган ел бу максаттан 15 психологик үзәк яңартылган. Быел алар Яшел Үзәндә, Чистайда, Бөгелмәдә барлыкка киләчәк, Чаллыда һәм Казанда челтәр киңәйтеләчәк. Татарстан Республикасында шулай ук балалар һәм яшьләр өчен ышаныч телефоннары эшли. 2022 елда аларга 68 мең кеше шалтыраткан.

Яшьләрнең ял һәм белем бирү эшчәнлеген нәтиҗәле алып бару максатыннан, Республика программасы кысаларында беренче тапкыр Нурлат, Әлки һәм Ютазы районнарында яңа яшүсмерләр клублары ачылачак.

ТР Министрлар Кабинетының Яшьләр хәле һәм ТР территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турындагы докладын тыңлап, депутатлар берничә сорау бирделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрга тулы доклад өчен рәхмәт белдерде һәм яшүсмерләрнең гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга, гаиләнең рухи кыйммәтләрен ныгытуга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. “Илебез юлыккан чакыруларга җавап буларак, үсеп килүче буын лаеклы тәрбия алсын, балалар үз тарихларын белсен, киләчәккә ышанычлылыгын тоеп яшәсен өчен күп эшләр башкарыла, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Мәдәният, мәгариф, гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре, тәрбия эшендә гаджетлар, интернет, һәм тискәре йогынты ясарга тырышкан дустанә булмаган илләр каршы торган шартларда яшьләрнең нинди булуына тулаем йогынты ясый".

"Илебез алдында торган проблемаларга җавап итеп, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирү, балалар үз тарихларын белсен өчен күп эшләр башкарыла, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. –Мәдәният, мәгариф, гаилә кыйммәтләре гаджетлар, интернет һәм дустанә булмаган илләр тискәре йогынты ясарга тырышкан бүгенге чорда яшьләрне тәрбияүгә зур йогынты ясый.

Парламентарийлар шулай ук яшь галимнәргә ярдәм итү шартлары, район яшьләр комитетларында кадрлар туплау, патриотик тәрбия бирү, киләчәк һөнәр сайлау белән кызыксындылар. Фикер алышуда депутатлар Игорь Бикеев, Светлана Вострикова, Михаил Атласов, Алсу Нәбиева, Фадбир Сафин, Альберт Ягудин, Азат Хамаев катнашты.

Фикер алышуларда шулай ук депутат Илдар Шамилов һәм КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International