Чүпрәле районында Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2023 елның 23 июне, җомга, 17:44

Бүген Чүпрәле районында  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

 Семинар эшендә Дәүләт Советы депутатлары — комиссия әгъзалары Камил Нугаев һәм Ринат Гайзатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова, республиканың Идел аръягы зонасы районнары башлыклары (Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Спас районнары) катнашты.

Киңәшмә башланганчы парламентарийлар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Мәдәният йорты каршында аларны чуаш фольклор коллективлары вәкилләре каршы алды: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкчелегендәге халык ансамбле «Хелхем» һәм «Родничок»балалар коллективы.

Киңәшмәдә катнашучыларда Чүпрәле районында яшәүче чуашларның милли ризыклары һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән күргәзмә аеруча кызыклы булды.

"Бүген без милли мәдәниятне, телләрне ничек саклап калу, аларга үсеп килүче буынны ничек җәлеп итү буенча барлык мөмкин булган вариантлар турында фикер алышырга җыелдык, — дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Марат Әхмәтов, - 2023 ел милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Татарстанда 173 милләт вәкилләре яши. Төрле милләтләрнең күп кенә чаралары, бәйрәмнәре үткәрелә. 250дән артык фольклор коллективы эшли, алар төрле милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклау өчен кыйммәтле рәвештә хезмәт итә.

Марат Әхмәтов республика районнары башлыкларына гамәлгә ашырыла торган проектларда активрак катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. "Сез хакимият ярдәменнән файдаланырга тиеш", — диде ул. - Сыйфатны киметергә хакыбыз юк. Безнең фольклор коллективларыбыз профессиональ рәвештә үсә алсын өчен без аларга ярдәм итәргә тиеш.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары конкурсның нигезләмәсен чуаш телендә «татар сузе»үрнәгендә эшләргә кушты. Аның әйтүенчә, хәзер электрон система кеше кайда гына булса да аралашу мөмкинлеге бирә. Һәм бу юнәлеш буенча эш өчен җаваплылыкны ул конкурсны оештыручы буларак Чүпрәле районына үз өстенә алырга тәкъдим итте. "Үз ягыбыздан без дә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Киңәшмәдә шулай ук районнарда туган телне укытуны оештыру, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Туган тел укытучыларын әзерләү, Туган тел буенча дәреслекләр эшләү һәм бастыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

"Муниципалитетларның бурычы — республикабызда яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу өчен барлык шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов һәм район башлыкларына үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровка күпмилләтле Чүпрәле районында туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле эше өчен Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Буа районы «Кристалл» җәмгыяте директоры Владимир Ильин, Тәтеш районы чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова, Кайбыч районы Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International