Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан халкы дәүләт башлыгын бердәм рәвештә хуплый»

2023 елның 24 июне, шимбә, 12:41

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын бу катлаулы вакытта Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә чакырды.

«Татарстан халкы, республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы депутатлары ил Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция үткәрү турындагы үзвакытлы карарын хуплый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан халыклар Ассамблеясе Советы рәисе билгеләп үткәнчә, бүген милли бердәмлек бик тә мөһим, һәм Россия – үз гражданнарын яклый торган тыныч дәүләт.

«Нинди генә милли һәм конфессия аермаларына карамастан, без бик зур дәүләтебез башлыгына хөрмәт һәм абруе Россия Федерациясенең барлык субъектлары тарафыннан хуплансын өчен барысын да эшләячәкбез. Без бу мәсьәләдә бердәм», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International