Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар белән киңәшмәдә Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 4 июле, сишәмбе, 12:52

Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Чарада республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

"Республикада депутатлар корпусы һәм башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлегенең яхшы мәйданчыгы булдырылган, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, –  мондый очрашулар безнең эшне координацияләү өчен бик мөһим". Республика Рәисе депутатларга һәм сенаторларга яңа территорияләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, гуманитар ярдәм җыю эшенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Республикадагы социаль-икътисади вәзгыятьне анализлап, Рөстәм Миңнеханов төп күрсәткечләр буенча (тулаем төбәк продукты, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе индексы, төзелеш темплары, төп капиталга инвестицияләр һ.б.) Татарстанның  «уңай динамика» күрсәтүен әйтте . Республикада эре федераль проектлар, шул исәптән юл төзелеше өлкәсендә дә, гамәлгә ашырыла.  Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек механизмнары кысаларында федераль үзәк белән эшне дәвам итү мөһим. "Катлаулы шартларга да карамастан, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк", - дип ассызыклады ТР Рәисе. 

Киңәшмәдә республиканың закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала. Ике закон проекты (башка төбәкләргә күченгәндә эшкә урнашуга ярдәм итү һәм ау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны арттыру буенча төбәкләрнең вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә) беренче укылышта  кабул ителгән.

Республиканың тагын бер закон инициативасы буенча – ил субъектларының дәүләт символларына хөрмәтсезлек күрсәтеп Интернетта мәгълүматка керүне чикләү – уңай нәтиҗә бар. "Бу мәсьәләне контрольдә тотыйк, документ көзге сессиягә чыгарыла", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советының законсыз наркотиклар җитештерү һәм сату өчен судлар тарафыннан түбән чикләрдән түбәнрәк яки йомшаграк җәза бирү мөмкин түгеллеге турындагы закон инициативасы буенча, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, гамәлдәге закон кысаларында аны ничек якларга дигән тәкъдимнәр бар.

Ике проектка (этил спирты һәм спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ваклап сату өчен административ җаваплылык билгеләү һәм калдыклар белән эш итүне комплекслы камилләштерү турында) тискәре нәтиҗәләр алынган, әмма, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутатларда кызыксыну бар, шуңа күрә алар элеккечә Дәүләт Думасы каравында кала.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын һәм Дәүләт Советы депутатларын республика закон инициативаларын алга алып бару буенча Россия парламентының профильле комитетлары белән эшне көчәйтергә чакырды. 

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, соңгы сайлау кампанияләре барышында  гражданнардан килгән наказларын үтәү һәм округларда эшләү дә актуаль булып кала. 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча федераль дәүләт, максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда Татарстанның катнашуы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Россия Федерациясенең 26 дәүләт программасында тәкъдим ителгән. Шулай ук республика территориясендә федераль проектлар кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Россия Федераль Собраниесына  Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашулар традициягә әверелде. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен  Дәүләт Думасы депутаты җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре – илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга алып бару, гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру буенча эшләү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International