Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2023 елның 4 июле, сишәмбе, 15:35

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук комитет эшенә беренче яртыеллыкта йомгак ясадылар.  Утырышны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров үткәрде.

ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиакберов тәкъдиме буенча комитет әгъзалары Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 8 нче суд участогына җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсен карадылар һәм Дәүләт Советына Айдар Габдрахмановны бу участокка җәмәгать судьясы итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

Республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү турында мәгълүмат белән республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин чыгыш ясады.

Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәзерге вакытта 3,3 меңнән артык белем бирү оешмасы эшли, бу 3,6 меңнән артык объект. "Мәгариф оешмалары биналарын террорчылыкка каршы саклануның техник системалары белән җиһазландыру эшләре биналарны капиталь ремонтлауның республика программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла, - дип билгеләп үтте ул. - Муниципаль мәгариф учреждениеләре объектларын җиһазландыру республика, бюджеттан тыш финанслау, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре бюджетлары хисабына гамәлгә ашырыла. 2023 елга ТР мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасын формалаштырганда бу программага 48,9 млн.сумлык 14 учреждение һәм 63,1 млн. сумлык 26 дәүләт мәгариф оешмасы (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат- мәктәпләр, кадет мәктәпләре һ. б.) кертелгән. ТР Дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары объектларын саклауга каралган акчаларның гомуми күләме 1,44 млрд.сум тәшкил итә. Саклау тиешле лицензиясе булган шәхси сак оешмаларының квалификацияле хезмәткәрләре көче белән башкарыла.

Мәсьәләне тикшерүдә депутатлар Игорь Бикеев, Алсу Тарханова, Валерий Власов, комитет каршындагы Экспертлар советы рәисе Валерий Паймухин катнашты. Аларны бүлеп бирелә торган акчаларны нәтиҗәле куллану мәсьәләләре, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек перспективалары, сак предприятиеләре вәкилләренең һөнәри әзерлек сыйфаты дәрәҗәсе кызыксындырды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә оешмаларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре бик актуаль һәм җәмгыятьнең барлык катламнарына кагыла. "Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бу максатлар өчен барлык чаралар күрелә, - диде ул.  Әмма бу проблема уртак, һәм хакимият һәм җәмәгатьчелекнең барлык тармаклары тырышлыкларын берләштерү таләп ителә.

Бүген утырышта депутатлар Комитетның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында хисапны расладылар. Әлеге чорда Комитетның 8 утырышы уздырылган, ТР законнарының 4 проекты каралган, алар Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан имзаланган. Шулай ук 36 Дәүләт Советы карары проекты, 7 контроль мәсьәлә каралган, Дәүләт Думасына 5 Федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару инициативалары әзерләнгән.

Комитет утырышында шулай ук республика һәм федераль закон проектлары каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International