Дәүләт Советы депутатлары гражданнарның үзара салым программасына дәүләт ярдәмен дәвам итәргә тәкъдим итә

2023 елның 5 июле, чәршәмбе, 16:35

Бүген Ютазы муниципаль районында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе гражданнарның үзара салым салу өлешендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе булды.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар район үзәгендә һәм Иске Урыссу авылында социаль объектларда булдылар. Башлангыч мәктәпне, төзелә торган спорт залын һәм Урыссу бистәсендәге кайбер бистә ишегалларын карап чыгу барышында депутатлар республика программаларының нәтиҗәлелегенә игътибар иттеләр, аларда Ютазы районы да уңышлы катнаша. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда, социаль инфраструктура объектларын төзүдә һәм капиталь ремонтлауда шулай ук «Татнефть»ААҖ зур грант ярдәме күрсәтә.

Район администрациясе бинасында узган комитетларның уртак утырышын Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ачты. Ул, аерым алганда, депутатларның муниципалитетларда эшләве авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне борчыган проблемалар белән танышырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин Дәүләт Советы депутатларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, республика җитәкчелегенә һәм депутатлар корпусына районның социаль-икътисадый үсешендә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Столяров тәкъдим итте. 

Хәзерге вакытта үзара салым кертү мәсьәләләре буенча җыеннарда (референдумнарда) гражданнар җыелган акчаларны җирле әһәмияттәге нинди мәсьәләләргә юнәлтүне мөстәкыйль билгелиләр.

Муниципаль берәмлекләрне стимуллаштыру максатларында аларга ТР бюджетыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе билгеләнгән. Шул исәптән республика авыл җирлекләре һәм шәһәр тибындагы поселок нигезендә төзелгән, район үзәкләре булмаган шәһәр җирлекләре өчен 1 сумга 4 сум; район үзәкләре булган Татарстан Республикасы шәһәр җирлекләре өчен 3 сум; Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен 2 сум.

2014 елдан 2023 елга кадәр республика бюджетыннан 9 млрд сумнан артык бюджетара трансфертлар бүлеп бирелгән, гражданнар тарафыннан 2,3 млрд сум акча җыелган.

Җыелган акчалар нигездә юл эшләренә, зиратларны тотуга, җирлек территориясен төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, су белән тәэмин итүне оештыруга, һәйкәлләр төзүгә һәм ремонтлауга, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча конкрет чаралар исемлеге бар, аларга республика бюджетыннан финанслау тәртибендә акча бүлеп бирелә. Аңа урам яктырту челтәрләрен ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын төзү һәм ремонтлау, чишмәләрне төзекләндерү, яр буе зоналарын чистарту, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү, һәйкәлләрне төзекләндерү һәм ремонтлау, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау һәм тоту, халыкның күпләп ял итү урыннарын ремонтлау, коймаларны ремонтлау һәм төзекләндерү, зиратларны төзекләндерү керә һәм башкалары.

Сергей Столяров хәбәр иткәнчә, җирле үзидарә органнары һәм торак пунктларда яшәүчеләр бу законсыз чүплекләрне бетерү, паркларны тоту һәм башка юнәлешләрне дә өстәргә тәкъдим итә.

Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самохина районда җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы 10 елда район халкы үзара салым буенча 41 млн сум акча җыйган, республика бюджет акчаларын исәпкә алып, район җирлекләрендә 203 млн сумлык җирле әһәмияттәге эшләр башкарылган. Үзара салым буенча акча җыюның 95%тан артыгын тәшкил итүен билгеләп, ул шул ук вакытта республика парламентарийларына бу мөһим эштә республика бюджетының өлешен саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Депутатлар ТР Министрлар Кабинетына гүзара салым кысаларында бюджетара трансфертлар бирү өчен җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар исемлеген тулыландыру өлешендә хөкүмәт карарына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясенә республика муниципаль берәмлекләрендә инициативалы бюджетлаштыру турында норматив хокукый актлар (инициативалы проектлар) нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә киңәш ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International