Республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Депутат Ирек Салихов билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.

Аерым алганда, федераль законнарга җир асты су объектларын саклау, су хуҗалыгы системасын проектлау, төзү, реконструкцияләү, аны файдалануга кертү, аннан файдаланганда су объектларын саклау, эшләр башкарганда су объектларын саклау өлешендә үзгәрешләр кертелде. Әзерләнгән закон проекты белән федераль законнарга үзгәрешләр республиканың экологик кодексында чагылыш таба.

Моннан тыш, федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр белән «Махсус сакланылучы табигать территорияләре турында» термины төзәтелә.Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән әлеге термин кергән Татарстан Республикасы Экология кодексының төшенчәләр аппаратына үзгәреш кертү тәкъдим ителә.      

Шулай ук республиканың экологик кодексында шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда атмосфера һавасын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә пычраткыч матдәләр чыгаруны көйләү таләпләренә кагылышлы федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр чагылдырылачак.

"Тәкъдим ителгән закон проектына барлык кирәкле нәтиҗәләр бар", - дип ассызыклады Ирек Сәлихов һәм документны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International