Александр Тыгин: "Закон проекты нигезенә такси пассажирларының иминлеген һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү салынган"

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:30

Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Якын арада документ Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга җибәреләчәк.

Закон проекты белән республика территориясендә такси эшен оештыру, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру мәсьәләләре көйләнә, шулай ук республиканың бу өлкәдәге башкарма хакимият органнарының вәкаләтләре билгеләнә.

Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. "Федераль законнар белән такси өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне комплекслы җайга салу кертелә, ул базарны дәүләти җайга салуның гамәлдәге моделен үзгәртә, - дип аңлатты республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, документны тәкъдим итеп, - федераль закон 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә».

Аерым алганда, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукын бирүче рөхсәт биш елга бирелә (физик затлар өчен гаризадан чыгып, азрак срок та билгеләнергә мөмкин). Биш еллык срок шулай ук җиңел таксига заказ бирү хезмәте өчен дә билгеләнә.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, закон проекты белән такси өлкәсендә эшчәнлек алып бара алачак затлар исемлеге киңәйтелә. Хәзер пассажирлар йөртү буенча хезмәтләрне юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, ә агрегатор белән килешү төзегәндә үзмәшгульләр дә күрсәтә алачак.

Татарстанда шулай республика территориясендә эшләүче җиңел таксилар һәм заказ хезмәтләре реестры алып барылачак, моның өчен федераль дәүләт мәгълүмат системасы кулланылачак.

Бүгенге көнгә кадәр, Фәрит Хәнифов әйтүенчә, заказ хезмәтләренең эшчәнлеге, аларның ташучылар һәм пассажирлар белән хокукый мөнәсәбәтләре закон белән җайга салынмаган. Хәзер мондый хезмәтләрнең эшчәнлегенә таләпләр куела. Әгәр заказ заказ хезмәте аша кабул ителгән булса, җиңел таксида пассажирның тормышына яки сәламәтлегенә китерелгән реаль зыян өчен заказ хезмәте җаваплылыгы мәсьәләсе аерым җайга салынган.

Закон проекты шулай ук җиңел такси кузовының төсләр гаммасына таләп билгели. Республикада такси машиналары ак яки сары төстә генә булырга мөмкин. Законны эшләүчеләр фикеренчә, бу җиңел таксины идентификацияләүне җиңеләйтәчәк.

"Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты төбәкләрнең закон чыгару вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, такси базарын көйләүче төп федераль закон белән билгеләнде», - дип ассызыклады Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин профильле комитеттан доклад белән чыгыш ясаганда.

Александр Тыгин әйтүенчә, федераль законда процедура мәсьәләләре шактый күп, аларның детальләре нигездә законга буйсыну дәрәҗәсендә каралган. Законга буйсынучы актларны әзерләү буенча эш профильле министрлык тарафыннан башланган, һәм 1 сентябрьдән республика территориясендә яңа механизм эшли башларга тиеш.

"Җайга салу өлкәсе бик катлаулы, комплекслы, - дип басым ясады  профильле комитет башлыгы, - законда, беренче чиратта,  такси пассажирларының иминлеген һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү карала, бу мәсьәләләрне хәл итү системалы алымсыз мөмкин түгел. Билгеле, бизнес та җайлашырга, яңа шартларга ияләшергә тиеш. Һәм, яңа таләпләргә интеграцияләү өчен биш еллык күчеш чоры каралган.

Александр Тыгин шулай ук закон проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге мониторинг кысаларында бәяләнәчәк дип хәбәр итте.

"Закон проекты беренче чиратта пассажирларның, такси хезмәтеннән файдаланучы кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, закон проектын тикшерүне тәмамлап, - күп кенә субъектлар әлеге закон проектын региональ законнарга тиешле үзгәрешләр кертеп хуплады инде".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International