Ятим балаларга өстәмә ярдәм күрсәтү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:27

Парламент депутатлары бүген ««Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында»  закон проектын кабул итте.

Закон проектын тәкъдим иткән Депутат Александр Комиссаров документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгәнлеген билгеләп үтте.

"Законда Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан ятим балалар арасыннан һәм  ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларның торак урыннары белән тәэмин ителү хокукы ятим балалар категориясенә кертелгән башка затларныкыннан өстен булуын күздә тота торган үзгәреш кертү тәкъдим ителә", – дип аңлатты депутат. 

Закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм гомумән кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International