Дәүләт Советы РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон чыгару инициативасы белән чыкты

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 12:53

Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 82 статьясына үзгәреш кертү турында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 82 статьясына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты «салым законнарында булган билгесезлекләрне бетерүгә һәм салым җинаятьләрен ачыклаганда салым органнарының гамәлләрен төрлечә аңлату мөмкинлегенә» юнәлдерелгән.

«Кабул ителгән үзгәрешләр салым органнарына салым җинаятьенең ачык билгеләре ачыкланган очракта, шулай ук салым түләүченең Россия Федерациясе бюджет системасына китерелгән зыянны үз теләге белән капларга теләмәвен күрсәтүче шартлар очрагында, мәгълүмат алмашу тәртибендә, шул исәптән мондый нигезләр булса, җинаять эше кузгату өчен кирәк булганда, дәлил базасы булган мәгълүматны тикшерү органнарына җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Леонид Якунин.

Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, процессуаль карарны вакытында кабул итү тикшерү органнарына ышанычлы дәлилләр алырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия парламентының түбән палатасында Дәүләт Советы закинициативасын тәкъдим итү Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка йөкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International