"Хөкүмәт сәгате"ндә транспорт белән тәэмин итү турындагы хисап тыңланды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 14:15

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар "Хөкүмәт сәгате" кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы мәгълүматын тыңладылар һәм фикер алыштылар. 

Докладта министр транспорт комплексы һәм аның инфраструктурасы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген республиканың транспорт комплексында 65,3 меңнән артык кеше эшли, шуларның 25,7 меңе - йөк транспорты секторында.

Пассажирлар йөртү системасын анализлап, Фәрит Хәнифов тимер юл, һава, су, автомобиль һәм электр транспорты интенсивлыгының артуын билгеләп үтте. "Пассажирларның тимер юл транспортында йөрүенең үсеш динамикасы аеруча артты, - диде министр. - Бу елның 5 аенда 3,2 млн пассажир йөртелгән, шул исәптән 2,5 млн шәһәр яны хәрәкәтендә һәм 660 мең ерак юлга баручы поездларда".

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, 2023 елда 4 тимер юл платформасы төзү планлаштырыла, шул исәптән икесе Куйбышев тимер юлында (Зәй һәм Ефановка) һәм икесе Горький тимер юлында (Столбище авылында Дәүләт архивы һәм Тихорецкая (Казанның Идел буе районында).

Республикада һава транспорты «Казан» һәм «Бегишево» халыкара аэропортлары, шулай ук «Бөгелмә» региональ аэропорты эшчәнлеге белән тәэмин ителә. Быелның 5 аенда һава транспорты хезмәтләреннән 2 миллионнан артык кеше файдаланган, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 49,4 процентка күбрәк.

Пассажирлар саны арту су транспортында да күзәтелә, дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов. Биш айлык навигация вакытында шәһәр яны хәрәкәтендә 26,7 мең пассажир ташылган. "Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 2023 елда республика бюджеты хисабына Горький исемендәге Яшел Үзән заводы тарафыннан су асты канатлы 2 «Метеор 2020» пассажир судносы, шулай ук ике А-217 судносы төзелде», – дип ассызыклады министр. - 2025 елга кадәр тагын дүрт «Метеор-2020» судносы төзү планлаштырыла».

Иң популяр һәм иң уңайлы транспорт булып автомобиль һәм шәһәр электр транспорты санала.

Республиканың пассажир автотранспорт предприятиеләре 2023 елның 5 аенда 120,8 млн пассажир ташыган. 2023-2024 елларда республиканың 11 муниципалитеты өчен 142 автобус сатып алу планлаштырыла.

Агымдагы елда шәһәр электр транспорты белән 41,4 млн пассажир ташылган, бу узган елның беренче биш ае күрсәткечләреннән 9%ка күбрәк. Быел троллейбус паркы 30 троллейбус белән тулыланачак.

Таксомоторлы ташулар турында сөйләгәндә, министр 2022 елда республика территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 606 рөхсәт бирелүен билгеләп үтте. Быел такси саны, киресенчә, 28% ка кимегән, бу 3 524 берәмлек тәшкил итә (2022 елда 3 892 автомобиль исәпләнгән).

Фәрит Хәнифов үз нотыгында транспорт хезмәтенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Җәмәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрлек (бизнес) вәкилләре һәм гражданлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек оештырылган, аларның фикерен исәпкә алып, күрсәтелә торган транспорт хезмәтләре дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар үткәрелә. Аерым алганда, «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат сстемасына Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне карау эшчәнлеген гамәлгә ашырганда, 2023 ел дәвамында килгән гаризаларның гомуми санының 72 проценты хәл ителгән. Бу республика халкы белән кире элемтәнең булуын күрсәтә һәм транспорт хезмәтенең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшергәндә, парламентарийлар профильле министрлыкның игътибарын пассажирлар ташу һәм юл инфраструктурасы төзелеше өлкәсендәге калган проблемаларга юнәлттеләр.

Депутатлар Николай Атласов һәм Артур Абдулҗанов яңа автомагистральләр төзү һәм М-12 Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу перспективалары белән кызыксындылар.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм депутат Таһир Һадиевны шәһәр һәм шәһәрара транспортында пассажирлар йөрү бәясен көйләү мәсьәләләре кызыксындырды.

Шәһәр пассажир транспорты предприятиеләрен бердәм органга берләштерү, "Татарстан" фирма поездын татар милли стилендә бизәү, транспортта рекламаны җайга салу һәм башка мәсьәләләрне депутатлар Ркаил Зәйдуллин, Азат Хамаев, Николай Рыбушкин һәм Людмила Рыбакова бирделәр.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International