СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында республика предприятиеләре һәм оешмалары, муниципалитетлары белән берлектә оештырылган чираттагы 38 нче гуманитар колонна юлга кузгалды. Әлеге чара Россия көненә багышланды. Гуманитар йөк җыюда шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Волонтерлар, партия активы һәм яшьгвардиячеләр белән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
15
июнь, 2026 ел
Быел «Бердәм Россия» партиясе үзенең чирек гасырлык юбилеен – 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан без Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштык.
13
июнь, 2026 ел
Бүген Яр Чаллыда Сабан туе – татар халкының язгы кыр эшләренең тәмамлануы уңаеннан зур бәйрәм узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән мәйдан кунакларын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
12
июнь, 2026 ел
Бүген, Россия көнендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Балалар илне рәсемгә төшерә» 20 нче Республика балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын һәм призерларын Дәүләт Советының мактаулы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ