Лисичанскийга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелә

2023 елның 14 августы, дүшәмбе, 22:19

14 августта "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. 150 тонна йөк белән 8 фурдан торган автоколоннаны Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата бара.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Лисичанск һәм Рубежное мәктәп укучылары өчен уку әсбәплары сатып алган. "Без, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары, бер елдан артык РФнең яңа азат ителгән территорияләренә ярдәм оештыру өчен финанс һәм матди чаралар җыюда актив катнашабыз, - диде ул. - Без бу эш белән узган елның августында юнәлешлерәк шөгыльләнә башладык, чөнки моңа кадәр партиянең регион бүлеге линиясе буенча җыелган барлык әйберләр Ростов өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы базаларына юнәлтелде, ә аннан инде таратылды. Хәзер без үзебез республика ярдәм итә торган территорияләрдә -Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эшлибез"»

Акция барышында «Бердәм Россия» тарафдарлары активы, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» белән берлектә Лисичанск һәм Рубежныйның барлык укучылары өчен рюкзаклар җыелган. Бу 2,5 меңнән артык комплект дигән сүз.

Мәктәп кирәк-яракларыннан тыш,  ЛХРга Унистрой компаниясеннән 100 тонна төзелеш материаллары җибәрелә.  Шулай ук гуманитар йөк составында азык-төлек, кием-салым  һәм көнкүреш химиясе бар. Шулай ук Рубежноега «Бердәм Россия» һәм «Readovka»медиахолдингы гамәлгә ашыра торган КлевER гуманитар проекты кысаларында ТР Хөкүмәте сатып алган палатканы алып киләчәкләр. Анда шәһәр халкы гуманитар ярдәм ала ала, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар чакырып, волонтерлар тарафыннан хәйрия нигезендә оештырылган ял чараларында катнаша ала.

Бу быел «Бердәм Россия» регион бүлеге тарафыннан җыелган гуманитар колоннаның җиденчесе.  Махсус хәрби оперцияция чорында Татарстандагы партия активистлары ЛХРга  97 йөк машинасында 1400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International