Профильле комитет әгъзалары студентлар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча максатчан программа эшләргә тәкъдим итә

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе, 16:50

Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка мөрәҗәгать проекты турында фикер алыштылар, 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында чыгыш тыңладылар, шулай ук мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларны тәрбияләү һәм белем бирү мәсьәләләре парламент каникулларыннан соң профильле комитет утырышында төп мәсьәләгә әверелде. 2022 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында төп доклад белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.

Узган ел республикада мәгариф сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче өч федераль һәм дүрт республика программасы гамәлгә ашырылган. «Гражданнарны арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» федераль программасы кысаларында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен 600 торак бирелгән. Быел әлеге категориядәге тагын 930 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Укучыларның туклануын оештыру буенча эш дәвам итә. Республиканың башлангыч мәктәп укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде. Республика бюджеты хисабына 167 мәктәп ашханәсе һәм азык-төлек блогы заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.

Татарстанда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү кысаларында Биектау районының Чернышевка авылында, Түбән Камада һәм Буа районының Әлшәй авылында 485 урынга өч балалар бакчасы төзелгән. «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2022-2023 елларда Казанда 440 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә, тагын ике балалар бакчасы Тукай районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә төзелгән.

Гомуми белем бирү учреждениеләре төзелеше дәвам итә.  2022-2023 елларда 17 меңгә якын укучыга исәпләнгән  20 мәктәп төзелгән.

Татарстан 2020 елдан алып «Земский учитель» федераль программасында катнаша. Авылга эшкә килгән укытучы 1 млн. сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүен ала. Быел әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында эшкә 23 укытучы җәлеп ителгән. 

Мәгариф һәм фән министры урынбасары доклады профильле комитет әгъзаларында күп сораулар тудырды. Аерым алганда, парламентарийлар ятим балаларга бушлай торак бирү, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә педагогик хезмәткәрләр җитмәү, максатчан программаларны гамәлгә ашыру, укытучыларга ярдәм итү өчен «подъемный»лар түләү, мәктәп педагоглары өчен торак сертификатлары бүлеп бирү мөмкинлеге белән кызыксындылар. Марат Әхмәтов милли мәгарифне үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, милли белем бирү мәктәпләре нигездә күптән төзелгән биналарда урнашканлыктан яңа ачылган уку йортларында булдырылган  заманча таләпләргә һәм технологияләргә җавап бирми.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары мәгълүматын профильле комитет әгъзалары игътибарга алды. 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында тулырак доклад Дәүләт Советы утырышында тәкъдим ителәчәк.

Алсу Әсәдуллина шулай ук Дәүләт Советының балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге турындагы карарын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Август башында гомуми белем бирү оешмаларында 42 меңгә якын укучы эчке контрольдә тора, 1100 бала ПДН билгесе белән. Министр урынбасары әйтүенчә, исәптә торучы балаларның яртысыннан артыгы өстәмә белем белән тәэмин ителгән, бу караучысызлыкны кисәтүгә ярдәм итә.

Мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң парламентарийлар министрлыкка муниципаль район башлыклары белән берлектә белем бирү оешмаларында укучылар белән тәрбия эшен дәвам итәргә, шулай ук аларның әти-әниләре, социаль-психологик, медицина хезмәтләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Бүген парламентарийлар мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты белән максатчан укыту төшенчәсе кертелә һәм, гавами конкурс һәм эш бирүчеләрнең гавами гаризалары нигезендә барлык гражданнар өчен максатчан укытуны сайлауның һәм аннан һәркем файдалана алуның комплекслы системасын булдыру өлешендә урта һөнәри яисә югары белем бирүнең уку-укыту программалары буенча максатчан укытуга кабул итү үзенчәлекләре беркетелә. Үзгәрешләр максатчан кабул итү һәм максатчан укыту механизмын камилләштерүгә, кирәкле һөнәрне түләүсез алганда яшьләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтүгә һәм максатчан укыту тәмамланганнан соң эшкә урнашу гарантияләрен булдыруга юнәлдерелгән.

Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка югары белем бирү оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын (студентлар лагерьларын) реконструкцияләү турындагы мөрәҗәгатен хупладылар. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 9 югары уку йортының балансында 12 студентлар лагере бар, алар федераль милек булып тора, шуларның бишесе тәмам тузган,  эшләми.  Биналарны өстән генә ремонтлау санитар-көнкүреш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирми. Парламент депутатлары студентлар лагерьларын федераль бюджеттан реконструкцияләү буенча максатчан программа булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

Документлар профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм парламентның якынлашып килүче утырышында Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан каралачак.

Утырыш кысаларында депутатлар шулай ук комитетның IV кварталга эш планын расладылар

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International