Дәүләт Советына Камерун делегациясе әгъзалары килде

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе, 21:14

Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары Камерун делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Камерун делегациясе Казанга 7-8 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен килде.

Очрашуда катнашучыларны «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. «Без илебезнең төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне киңәйтүенә бик шатбыз, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева, – мондый хезмәттәшлекнең мисалы булып быел август ахырында Казанда узган Казан Глобаль яшьләр саммиты, шулай ук Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 булды, әлеге чараларда, шул исәптән, Камерун вәкилләре дә катнашты».

«Мәрхәмәт – Милосердие»  берләшмәсе җитәкчесе быел май уртасында узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы йомгакларына һәм әлеге мәйданчыкта Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан оештырылган «Хатын-кыз карашы» трегына аерым тукталды. Депутат шулай ук киләсе елда Камеруннан килүчеләрне хатын-кызлар трегында катнашырга чакырды.

Алсу Нәбиева Африка кунакларына депутатлар берләшмәсе эше турында сөйләде, Татарстан парламенты хатын-кыз депутатларының аерым игътибары ана һәм балаларны социаль яклауга, гаилә һәм никах институтына ярдәм итүгә юнәлтелгәнен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина кунакларны Татарстан парламенты эше, профильле комитетлар, парламент фракцияләре һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге белән таныштырды, парламентарийларның нинди вәкаләтләргә ия булулары, закон чыгару эшчәнлеге ничек оештырылуы турында сөйләде.

Афанлум (Камерун) шәһәре мэры Мария Анжель Мейанге Эпсе Ноа депутатларга аларның делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, бу аларның Татарстанга һәм гомумән Россиягә беренче сәфәре дип билгеләп үтте. "Әйтергә кирәк, бу искиткеч ил, киләчәк иле. Без бүген безгә күрсәтелгән җылы карашка бик нык тәэсирлщндек,  – дип билгеләп үтте Нух ханым. – Илебез әле үсештә генә, без хатын-кызлар җәмгыятенең барлыкка килү юлында, нәкъ менә шуңа күрә хезмәттәшлекне җайга салу кызык булыр иде». 

Очрашу кысаларында яклар хатын-кызлар иминлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Африка илләрендә һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында хатын-кызлар оешмаларының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Очрашуда Камерун ягыннан - Афанлум шәһәре мэры Мария Анжель Мейанге Эпсе Ноа, Африка хатын - кызлары ассоциациясе секретаре Мари Бернадетт Атума, Матомб шәһәре мэры Филс Губерт Ниом һәм Банк шәһәре мэры Джозеф Кловис Нгусик, Татарстан Республикасы ягыннан – Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Алсу Нәбиева, Светлана Захарова, Светлана Вострикова, Людмила Рыбакова, Римма Ратникова, Алсу Тарханова, Альбина Насыйрова, Казан шәһәр Думасы депутаты Дарья Санникова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International