Түләүсез белем алуга дәүләт гарантияләрен финанслау нормативлары расланды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:12

Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында парламентарийлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына гомуми кулланышта булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алуга, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын кабул иттеләр. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» һәм «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасында  гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» закон проектларын тәкъдим итеп мәгариф министры искәрткәнчә, түләүсез мәктәпкәчә белем бирү нормативлары 2014 елдан, ә түләүсез гомуми һәм өстәмә белем алуга нормативлар 2008 елдан кабул ителә.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бер урынны тотуның уртача бәясе елына 124,8 мең сум тәшкил итә. Гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары уку дәрәҗәсенә, юнәлешенә һәм территориаль дислокациясенә, уку йортының төренә һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларына бәйле рәвештә дифференциацияләнә. Алар арасында дәреслекләр һәм уку әсбаплары, техник укыту чаралары чыгымнары да бар. Матди-техник җиһазландыруга чыгымнар нормативы бер елга планлаштырылган: башлангыч белем бирү дәрәҗәсе өчен - 513 сум, төп белем бирү дәрәҗәсе өчен - 820 сум, уртача белем бирү дәрәҗәсе өчен - 962 сум.

2024 елга нормативлар буенча Индекс-дефлятор 7% тәшкил итә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим ителгән закон проектлары буенча комитетның уңай карары белән таныштырды һәм аларны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы закон проектларын тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International