Җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 296-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законына  җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүгә нигезләр исемлеген тулыландыру өлешендә үзгәрешләр кертелгән.

Докладчы билгеләп үткәнчә, шундый нигезләрнең берсе – «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законының 2.3 статьясындагы беренче өлешенең 1 пунктында күрсәтелгән җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын аукцион үткәрмичә бирү турында Россия Федерациясе субъекты законнары нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы карары. Әлеге җир кишәрлеге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, ремонтлау һәм карап тоту эшләрен башкару максатларында кирәкле гомумтаралган файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгару өчен бирелә. Күрсәтелгән эшләр «Концессия килешүләре турында» Федераль законда каралган объектларга карата төзелгән концессия килешүләренә, «Россия Федерациясендә дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законда каралган объектларга карата төзелгән дәүләти-хосусый партнерлык турында килешүләргә,  муниципаль-хосусый партнерлык турында килешүләргә таянып гамәлгә ашырыл.

Закон проектында әлеге үзгәрешләрне «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукын бирүне билгели торган 7 статьясында чагылдыру тәкъдим ителә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International