Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эше турында хисап тыңланды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:47

Бүген Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында парламентарийлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәрге чордагы эше турындагы хисабын тыңладылар. Мәгълүматны профильле комитет җитәкчесе Азат Хамаев җиткерде.

Хисап чорында комитет тарафыннан 54 утырыш үткәрелгән, шуларның 7се күчмә. Комитет эшендә Татарстан Республикасының 65 закон проекты булган, шул ук вакытта 49 закон проекты (73%) республика парламентында әзерләнгән.  65 закон проектының 60ы Татарстан Республикасы законы статусын алган (шул исәптән 5 база), икесе әлегә комитет каравында.

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Комитетның закон чыгару эшчәнлегенең бер юнәлеше – Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы тәртибендә федераль закон проектларын эшләү. Алтынчы чакырылышның дүрт елында профильле комитет әгъзалары тарафыннан хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү,  җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында ике закон инициативасы эшләнгән.

Федераль законнарны камилләштерү кирәклеге белән бәйле аерым мәсьәләләр буенча Дәүләт Советының федераль дәүләт хакимияте органнарына яки аларның җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләре проектлары эшләнә. Хисап чорында Комитет тарафыннан республика парламентының 3 мөрәҗәгате әзерләнгән. Сүз РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга инвалидларга җир кишәрлекләрен беренче чиратта бирү мәсьәләсе буенча; РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салу мәсьәләсе буенча  һәм экологик хисап бирү өлкәсендә таләпләрне камилләштерү турында .

Хисап чорында комитет утырышларында 63 федераль закон проекты, Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре каралган.

«Комитетта депутатларның көндәлек эше гражданнарның язма һәм телдән мөрәҗәгатьләрен, коллектив гаризаларны карау булды, шулай ук Комитет әгъзалары үзләренең сайлау округларында сайлаучылар белән расланган график буенча даими рәвештә очрашулар үткәрде, –  дип сөйләде Азат Хамаев,  – дүрт ел эчендә профильле комитет әгъзалары тарафыннан гражданнарның һәм иҗтимагый оешмаларның 1638 язма мөрәҗәгате каралды (узган чакырылышта комитетның шул ук чорга караганда 38% ка күбрәк).

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре тематикасы күптөрле. Татарстанлылар еш кына авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен күтәргәннәр. Авыл халкы сөткә сатып алу бәяләренең гаделсез түбән булуын билгеләп үтә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итә. Шулай ук гражданнар еш кына авыл хуҗалыгы кооперативларын яңарту, умартачылык мәсьәләләрен көйләү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү, пай җирләрен куллану турында сораулар күтәргәннәр. Бакча ширкәтләре эшчәнлегенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр бар. Шулай ук экология һәм хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә мәсьәләләре дә күтәрелә.

"Шәхси мөрәҗәгатьләрдә һәм хатларда булган барлык сораулар һәм тәкъдимнәр анализлана, аерым очракларда конкрет чаралар күрү өчен дәүләт хакимияте башкарма органнарына яки хокук саклау органнарына җибәрелә, – дип ассызыклады Азат Хамаев, –мөмкин булганча депутатлар мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә".

Азат Хамаев комитет каршындагы Эксперт советы эшенә аерым тукталды. "Экспертлар советы каравына Россия Федерациясе субъектларының республика, федераль законнары һәм закон чыгару инициативаларының иң әһәмиятле проектлары чыгарыла, – дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы, –  Экспертлар советы фикере һәр карарны кабул иткәндә Комитет тарафыннан исәпкә алына". Хисап чорында Экспертлар советының 30 утырышы узган, 153 мәсьәлә каралган.

"Федераль дәүләт хакимияте органнары, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә комитет карамагына кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне уңай хәл итү мөмкин булды, – дип нәтиҗә ясады Азат Хамаев, – киләсе чорда комитет эшенең төп юнәлешләре буенча Татарстан Республикасының нәтиҗәле закон базасын формалаштыру буенча эш дәвам итәчәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International