Республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында Республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Документ депутатлар Светлана Захарова, Светлана Вострикова, Елена Кузьмичева, Андрей Фомичев, Рөстәм Хәсәнов, Шакир Ягудин тарафыннан Республика Гаилә кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү максатында эшләнгән.

Аерым алганда, ТР Гаилә кодексын никахны туктату өчен нигез итеп ир белән хатынның җенесен үзгәртү турында гражданлык хәле акты язмасына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан нигезләмә, шулай ук җенесен үзгәрткән затларга балаларны тәрбияләүче (попечитель) һәм уллыкка алучы булуны тыючы нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, төзәтмәләрне ТР Гаилә кодексының 79 һәм 80 статьяларына да кертү тәкъдим ителә. Уртак бала туган көннән алып өч ел дәвамында аны карап торучы ир белән хатынга, шулай ук элеккеге ир белән хатынга алимент түләү өлешендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә

"Закон чыгаручы ир белән хатынның уртак баласын өч яшькә кадәр карау баланың әтисе тарафыннан башкарыла торган,  баланың әнисе аны тәрбияләүдән читләшкән очракларны исәпкә алды, – дип аңлатты Светлана Захарова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International