Дәүләт Советында Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:59

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турындагы еллык докладын тыңладылар. Мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.

2022 елда мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче өч федераль һәм дүрт республика дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан.

«Гражданнарны арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» федераль программасында катнашу 2022 елда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен 600 торак йорт бирергә мөмкинлек бирде. Быел әлеге категориядәге тагын 930 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла", – дип басым ясады республиканың Мәгариф һәм фән министры.

Узган ел мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тукландыру эше дә дәвам иткән. "Республиканың башлангыч мәктәп укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде. Республика бюджеты хисабына 167 мәктәп ашханәсе һәм азык- төлек блогы заманча җиһазландырылды», - дип белдерде министр.

Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Әйтик, узган ел республика бюджеты һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына Биектау районының Чернышевка авылында, Түбән Камада һәм Буа районының Әлшәй авылында 485 урынлы 3 балалар бакчасы төзелгән. «Демография» илкүләм проекты кысаларында 2022-2023 елларда Казанда 440 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә, тагын ике балалар бакчасы Тукай районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә төзелгән.

Гомуми белем бирү учреждениеләре төзелеше дәвам итә.  2022-2023 елларда 20 мәктәп төзелгән, 17 меңгә якын укучы урыны булдырылган, 90 мәгариф объекты ремонтланган, агымдагы елда тагын 58 объектта ремонт тәмамлана. 2022 елдан мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы федераль бюджеттан да финанслау юлы белән гамәлгә ашырыла. Узган ел аның кысаларында 67 белем бирү учреждениесе ремонтланган. Быел әлеге эш дәвам иткән һәм тагын 31 мәктәп ремонтланган.

2020 елдан Татарстан «Земский учитель» федераль программасында катнаша. Авылга эшкә килгән укытучылар 1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүен ала. Быел әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында эшкә 23 укытучы җәлеп ителгән. "Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән мәктәп укытучылары, методистлар, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән педагоглар өчен грантлар булдырылды.  «Безнең яңа укытучыбыз» гранты яңартылды, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Мәгариф һәм фән министры «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, программада туган телләрне укыту методикаларын камилләштерүгә, туган телләрдә чаралар үткәрүгә, мультимедиа контентын эшләүгә зур игътибар бирелә. Узган елда 739 республика мәгариф оешмасы туган телдә укыту һәм тәрбияләүне гамәлгә ашырган (610 татар, 87 чуаш, 22 удмурт, 16 мари, 3 мордва, 1 иврит). "2019-2023 елларда төзелгән 45 мәктәпнең 16сында туган телдә укыту сыйныфлары ачылды. Быел, мәсәлән, туган телдә укыту сыйныфлары Арча (5 татар сыйныфы), Биектау (татар мәктәбе), Әлки (чуаш теле өйрәнелә) районнарында һәм Казанның 2 мәктәбендә оештырылган», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.

Әлеге мәгълүмат буенча фикер алышуда депутатлар Николай Атласов, Азат Хамаев, Николай Рыбушкин, Илдар Шамилов, Илшат Әминов, Николай Нефедов, Таһир Һадиев, Альбина Насыйрова катнашты.   Депутатлар өлкән курс студентларын мәктәпләрдә укытуга җәлеп итү, педагогик кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү, мәгариф оешмаларының татар телендә укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, 2024 елда мәгариф учреждениеләрен төзү программаларын гамәлгә ашыру, республика мәктәпләрендә биш көнлек укыту формасына күчү мөмкинлеге белән кызыксындылар.

Әлеге мәсьәләне тикшерү кысаларында чыгыш ясау өчен сүзне депутат Фадбир Сафин алды. Ул мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укытуның яңа методикаларын кертү мәсьәләсен күтәрде. 

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның мәгълүматлары игътибарга алынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International