Бюджет турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе, 16:45

2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетлар каравына тапшырылачак, һәм парламентта республиканың төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.

"Бюджет турындагы закон проекты хәзер депутатлар тарафыннан өйрәнелә, – диде Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, – элеккеге еллардагы кебек үк, без бюджетның керем өлешен арттырабыз, 2024 елда – 40 млрд.сумга диярлек, шуңа күрә чыгым өлеше дә арта». 

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре тулаем алганда федераль дәрәҗәдә билгеләнгән, бу – махсус хәрби операция, социаль мәсьәләләрне хәл итү, сәнәгатьне технологик яктан яңадан җиһазландыру, инновацион проектларны гамәлгә ашыру һәм башкалар  белән бәйле бурычлар. Бу хакта РФ Федераль Собраниесе Федерация Советында 3 октябрьдә узган Бюджет буенча парламент тыңлауларында әйтелгән иде. Шулай ук федераль һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру да үзгәрешсез кала.

Парламентка кертелгән 2024 ел  бюджеты проектын Леонид Якунин «оптималь» дип атады. "Агымдагы ел дәвамында тагын нинди моментларга игътибар итәргә кирәклеген карарга кирәк, – дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе, – хәл киеренке булып кала, чөнки санкцияләр гамәлдә дәвам итә, әмма сәнәгать эшли дип әйтергә кирәк, һәм алдагы өч еллык чорга фараз, планлаштырылган керемнәргә карап, оптималь. Чыгымнар керем белән тәэмин ителәчәк, дефицитның кискен үсүе көтелми. Леонид Якунин әйтүенчә, агымдагы елның керемнәре планлы билгеләнүләрдән алдарак килә. 

2024 ел бюджеты, алдагы еллардагы кебек үк, социаль юнәлешле һәм программага юнәлдерелгән булып кала. «Барлык социаль мәсьәләләр финансланачак, республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, –дип басым ясады Леонид Якунин, – бүген без программа бюджетының республика үсеше өчен иң нәтиҗәле вариант булуына инандык. Чыгымнарның 90% тан артыгы программалар буенча язылган».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән бюджет турында закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителде. Документта барлыгы 4 934 биттән тора.

19 октябрьдә Дәүләт Советында Парламент тыңлаулары узачак.  Моңа кадәр якынча 17 октябрьдә муниципалитетлар белән республика киңәшмәсе узачак (ВКС режимында). 24 октябрьгә кадәр республиканың төп финанс законы проектын профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында карарга планлаштыралар, ә аннары Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында бюджет буенча җыелма нәтиҗә биреләчәк. Мондый җентекле фикер алышудан соң бюджет турындагы закон проекты өч укылыш процедурасын узачак.

2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты теркәлү процедурасы узганнан соң Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылачак.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International