Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты хәрби хезмәткә чакырылучыларга оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә альтернатив хәрби хезмәткә рөхсәт бирү турындагы закон инициативасын хуплады

2023 елның 10 октябре, сишәмбе, 13:25

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» республика парламентының закон чыгару инициативасы проектын хупладылар, шулай ук берничә федераль һәм республика закон проектларын карадылар. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын РФ ФС Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы проектын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә әзерләнгән.

«Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында персоналны саклап калу максатыннан хәрби хезмәткә чакырудан бер елга кадәр кичектерү мөмкинлеге һәм тиешле белем алган яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен альтернатив гражданлык хезмәте узу мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә, – дип аңлатты Александр Чубаров, закон проектын тәкъдим итеп, – Хәзерге вакытта альтернатив гражданлык хезмәтен федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары карамагындагы оешмаларда гражданлык персоналы сыйфатында узарга мөмкин. Шул ук вакытта дәүләт оборона заказлары күләме арткан оешмалар бүген яшь белгечләрне эшкә алырга, аларны ихтыяҗлы эшче белгечлекләренә өйрәтергә әзер, әмма яшь гражданнарның аңында мондый белгечлекләр әле дә абруйсыз булып кала, шуңа күрә кирәкле сандагы хезмәткәрләрне җыю бик авыр. Кадрлар проблемасын хәл итү варианты булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны оборона-сәнәгать комплексларында альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә җибәрү турында карар булырга мөмкин.

Эзерләнгән закон проекты белән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24 статьясындагы 1 пунктына үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, ул тиешле һөнәрләр, белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча дәүләт аккредитациясе булган югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлагач, белгечлекләр буенча эшкә кергән РФ гражданнарын хәрби хезмәткә чакырудан 12 айга кадәр кичектерү хокукын күздә тота.  Шул ук вакытта оборона-сәнәгать комплексы оешмалары, шулай ук гражданнарга хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукы бирелә торган һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге һәм аны бирү тәртибе РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

Закон проектының 2 статьясы шулай ук «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясының 1 пунктын үзгәртүне күздә тота, аңа ярашлы рәвештә гражданнар альтернатив гражданлык хезмәте үтә ала торган оешмаларның исемлеге киңәйтелә. Әлеге исемлеккә оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын кертергә тәкъдим ителә.

Закон проектын тикшерүдә профильле комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Валерий Власов һәм Илдар Шамилов катнашты, алар Татарстан парламенты инициативасының актуальлеген билгеләп үттеләр һәм аны хуплап чыгыш ясадылар.

Бүген комитет утырышында Иҗтимагый палата турында республика законының 23 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документны ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, закон проектының мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгатьчелек контроле өлешендә федераль законнарның үзгәрүе белән бәйле рәвештә эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, федераль закон РФ субъектының Иҗтимагый палатасына РФ субъектында оештырылган Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзаларының вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау, шулай ук аның эшчәнлеген матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү бурычын йөкләүне күздә тота. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады.

Депутатлар шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдиновның гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турындагы республика законының 10 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проектын хуплады.

Закон проекты белән «ВЕ» һәм «СЕ» категорияләре өчен оештырылган транспорт колоннасы составында транспорт чараларының максималь санын 15 берәмлек итеп билгеләргә тәкъдим ителә. Элек мондый чикләү җиңел автомобильләргә генә кагылган. Федераль законнар буенча транспорт чаралары категорияләре санына «BE», «CE», «DE» яңа категорияләре кертелгән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International