Дәүләт Советы делегациясе Алтай Республикасына килде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе, 14:31

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе эш визиты белән Таулы Алтайга (Алтай Республикасы) килде. Делегация составында – республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин. Аэропортта Татарстан депутатларын Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае рәисе Артур Кохоев каршы алды.

Татарстан парламент делегациясенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.

Республика парламентарийлары шулай ук Алтай Республикасының татар диаспорасы вәкилләре белән очрашырга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International