Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы 19 октябрьдә үз эшен башлый

2023 елның 13 октябре, җомга, 15:11

Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды, анда 19 октябрьдә Татарстан парламентының кырык сигезенче утырышын чакыру турында Карар кабул ителде. Сорауларның бер өлеше каралганнан соң, 2 ноябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителәчәк, ул вакытта утырыш киләсе елга республика бюджеты турында закон проектын тикшерү һәм беренче укылышта кабул итү өчен дәвам итәчәк.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум әгъзаларына яңа билгеләнгән Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловны тәкъдим итте. Республикада нәтиҗәле һәм уңышлы эшләвен теләп, парламент башлыгы прокуратураның Дәүләт Советы белән системалы һәм конструктив хезмәттәшлеге, шул исәптән закон проекты эше дәрәҗәсендә дә, дәвам ителәчәгенә ышаныч белдерде.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме буенча депутатлар ТАССР Югары Советының 12 нче чакырылыш депутаты, ТР Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутаты, 89 нчы яшендә вафат булган Гелий Васильевич Кобелевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Соңгы вакытта республикада булган төп вакыйгалар турында сүзен Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елга Дәүләт Советына юлламасыннан башлады. "Республиканың эчке һәм тышкы хәлен анализлау буенча төгәл доклад тәкъдим ителде, анда төбәк тормышының барлык төп өлкәләренә дә кагылдылар, – дип билгеләде парламент җитәкчесе. – Билгеләнгән юнәлешләр буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Хөкүмәт белән берлектә Юлламаны гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнде".

Фәрит Мөхәммәтшин: "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" Халыкара форумы, "Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар" халыкара фәнни-гамәли конференциясе, РФ Федерация Советы Рәисе В.И.Матвиенко катнашында Дагыстанда узган "Россиянең тарихи-мәдәни мирасы" IX бөтенроссия парламент форумы турында искә төшерде. Сентябрьдә шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсенең түгәрәк өстәле, Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка әһәмиятле чаралар катнашында II Казан халыкара юридик форумы узган.

"Октябрь башында Кировта Яшьләр парламентлары ассоциациясенең 5 нче утырышы һәм РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең 69 нчы утырышы булды, – дип хәбәр итте Дәүләт Советы Рәисе. – Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм патриотик тәрбия бирү, авылларда кадрлар потенциалын үстерү, инвестиция процессларын оптимальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Татарстан башкаласында Россия һәм Үзбәкстан арасында III Регионара хезмәттәшлек форумы узды. Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев беренче тапкыр Казанга эш сәфәре белән килде. Әлеге форум кысаларында Дәүләт Советында Каракалпакстан Республикасының төбәк парламенты рәисе, Үзбәкстан Сенаты башлыгы урынбасары Аманбай Орынбаев белән очрашу булды. Һәм кичә генә безнең делегация Таулы Алтайдан кайтты, анда рәсми визит барышында ТР Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы - Эл Корылтае арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды".

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме буенча, Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышын 19 октябрьдә чакырырга карар итте. Ул үз эшен  тәнәфестән соң, 2 ноябрьдә  дәвам итәчәк. "Бу 2024 елга республика бюджеты турында закон проектын җентекләп эшләү зарурлыгы белән бәйле, – дип билгеләп үтте ул. – Бу вакытка бюджетны комитетларда һәм депутат фракцияләрендә, парламент тыңлауларында, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә тикшерүне тәмамларга кирәк булачак".

Парламентның чираттагы утырышы көн тәртибен тәкъдим итеп, Лилия Маврина аңа 30 сорау, шул исәптән Татарстан Республикасы законнарының 17 проекты кертелүен әйтте Аларның унбише беренче, икесе икенче укылышта карала.

Кырык сигезенче утырышта депутатлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында Татарстан Республикасы закон проектларын караячак.

Беренче укылышта шулай ук "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында", "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында", "Татарстан Республикасы Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында", "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында", "Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында" Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карау тәкъдим ителә.

"Моннан тыш, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан "Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында" закон проекты кертелә, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында карарга тәкъдим ителә, – дип белдерде Лилия Маврина. – 2023 елның 10 октябренә ТР территориясендә 20 сәяси партия теркәлгән, шуларның 2се парламентта фракцияләр тарафыннан тәкъдим ителгәнен исәпкә алып, әлеге закон проектына 18 партия вәкилләрен чакырырга тәкъдим ителә".

Парламент утырышында Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланыр дип планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советына Юлламада әйтелгән тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча ТР Дәүләт Советы чаралары планы турында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Юлламаның 29 тезисы буенча 58 чарадан торган узган елгы план нигездә үтәлгән. "Быел Юлламаның 29 тезисы буенча 53 төп чара планлаштырылган, – дип билгеләп үтте ул. – Беренче тапкыр ТР Рәисенең Юлламасын гамәлгә ашыру планына Дәүләт Советы президиумы утырышларында карау өчен парламент контроле мәсьәләләре кертелде. Аерым чаралар 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауга һәм җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга багышланган".

"Татарстан Республикасында пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендә законнар мониторингы йомгаклары турында" ТР Дәүләт Советы Президиумы карарын үтәү барышы турында мәгълүматны Президиум утырышында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев 2023 елның 10 декабренә билгеләнгән ТР җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар әзерләү барышы белән таныштырды.

Утырыш тәмамлангач, Президиум әгъзалары Лаеш районының Столбище бистәсендәге ТР Дәүләт архивында булдылар. Парламентарийлар саклау урынының заманча эш шартлары һәм аның техник җиһазлануы белән таныштылар. Бүгенге көндә Татарстан Дәүләт архивында 8 миллионнан артык документ саклана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International