Республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе, 16:28

Парламентның профильле комитетларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү башланды. Бүген республиканың төп финанс законы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин депутатларга 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп күрсәткечләрен тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, икътисадтагы вәзгыятьне тотрыкландыру, бизнес чыгымнарын киметү, эш урыннарын саклап калу буенча үз вакытында кабул ителгән федераль һәм республика чаралары предприятиеләр, кредит-финанс оешмалары, кече һәм урта бизнес эшен тотрыкландырырга гына түгел, ә икътисад үсеше тенденциясен саклап калырга да мөмкинлек биргән.

2024 елда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты, фаразлар буенча, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,2% тәшкил итәчәк (4 трлн. 24, 5 млрд.сум). Сәнәгать җитештерүе индексы 2024 елда узган елга карата 102,5% дәрәҗәсендә фаразлана.

Олег Пелевин инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта эшкуарлыкка, үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча икътисадка ярдәм итүнең планлаштырылган чаралары турында искә төшерде.

«2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында» ТР законы проектын ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2024 елга ТР бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 383 млрд. 929,5 млн. сум, 2025 елга – 387,2 млрд. сум, 2026 елга – 412,5 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Бюджетның иң зур керем чыганаклары булып табышка салымнар, физик затларның керемнәре, оешмаларның акцизлары һәм мөлкәте тора, алар Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми суммасының 87 процентын тәшкил итә.

Республика бюджетының чыгым өлеше параметрлары 2024 елга 383 млрд.929,5 млн. сум, 2025 елга 399,7 млрд. сум һәм 2026 елга 431 млрд. 325,5 млн. сум күләмендә формалаштырылган.

Закон проектын тикшерүдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Николай Рыбушкин, Ольга Воронова һәм Михаил Сыровацкий катнашты.

Аерым алганда, Николай Рыбушкин хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру перспективалары, шулай ук икътисадның аграр секторын финанслауны арттыру мөмкинлеге белән кызыксынды.

Депутатлар Ольга Воронова һәм Михаил Сыровацкий республиканың торак пунктларында социаль инфраструктура объектларын, су белән тәэмин итү челтәрләрен тотуны финанслау, шулай ук мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Патриотик тәрбия буенча проектларны финанслау һәм предприятиеләрнең эшчеләргә хезмәт хакы буенча булган бурычларын каплау мәсьәләләрен комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов күтәрде.

"ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясенең башкарма секретарь урынбасары – юридик идарәсе башлыгы Сергей Столяров муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларны тотуга өстәмә финанслау бүлеп бирү һәм шәһәрләр составындагы авыл җирлекләрендә һәм поселокларда үзара салым салуның республика программасын дәвам итү турындагы тәкъдимнәрне җиткерде.

Альберт Хәбибуллин, фикер алышуга йомгак ясап, комитетларда бюджет проектын тикшерү әле генә башлануын, аларның профильле юнәлешләре буенча мәсьәләләр муниципалитетларда һәм парламент тыңлауларында каралачагын искәртте.

Комитет «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хуплады.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International