Бюджет турындагы закон проекты Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында каралды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе, 15:33

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын хупладылар.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, парламент комитетлары утырышларында яңгыраган төп мәсьәләләр 19 октябрьдә Дәүләт Советында узачак Парламент тыңлауларында җентекләп тикшереләчәк.

Татарстан Республикасының 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм бу елларга республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова тәкъдим итте.

Докладчылар сүзләренә караганда, 2024 елда ТР тулай төбәк продукты күләме, фаразлар буенча, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,2% тәшкил итәчәк (4 трлн 24,5 млрд сум). Сәнәгать җитештерүе индексы 2024 елда үсеш белән фаразлана, 102,5%.

Закон проекты белән 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләмен 383,9 млрд. сум, 2025 елга 387 млрд 195,8 млн сум һәм 2026 елга 412 млрд 453,8 млн сум итеп расларга тәкъдим ителә.

Чыгымнарның гомуми күләме 2024 елда 383,9 млрд сум, 2025 елда 399,7 млрд сум һәм 2026 елда 431 млрд 325,6 млн сум тәшкил итә.

Профильле комитет әгъзалары торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты карамагына кертелгән «ягулык-энергетика комплексы», «Транспорт», «Юл хуҗалыгы (юл фондлары)», «Торак-коммуналь хуҗалык» мәсьәләләре буенча чыгым статьялары күрсәткечләренә җентекләп тукталдылар.

Республика бюджетының юл хуҗалыгы буенча чыгымнары 52,8 млрд сум күләмендә, "Транспорт" - 855,7 млн сум һәм "Торак-коммуналь хуҗалык" - 11 млрд сум күләмендә фаразлана.

Фикер алышу барышында депутатлар һәм экспертлар советы әгъзалары ташламалы категориядәге пассажирларны йөртүгә чыгымнарны бюджет компенсациясе күләмен арттыру, торак - коммуналь өлкәдә аерым чыгымнарны субсидияләү системасын алга таба камилләштерү,  ташламалы категориягә ия пассажирларны йөртүчеләргә дәүләт ярдәмен дәвам итү зарурлыгына игътибар иттеләр.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзалары «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International