Фәрит Мөхәммәтшин Казан гимназиясендә А. С. Пушкин һәйкәлен ачуда: «Күпмилләтле Россиянең барлык телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк»

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе, 15:58

Бүген Казанда 93 нче гимназия территориясендә А.С. Пушкин һәйкәлен һәм яңартылган «Пушкин бакчасы» скверын ачу тантанасы узды. Чара Бөтенроссия лицейчы көне алдыннан оештырылган иде. Бәйрәм шулай ук А.С.Пушкинның Казан шәһәрендә булуына 190 ел тулуга да багышланган. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны һәм лицейчыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

«Россиянең әдәби тормышын Александр Сергеевич Пушкиннан башка күз алдына да китереп булмый, аның әсәрләрен белмәгән кешене табу кыен, алар дөньяның барлык телләренә тәрҗемә ителгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы чараны ачып, – шагыйрьнең теле  инде ике гасырдан артык рус әдәби теленең классик нормасы булып санала".

Дәүләт Советы Рәисе республика башкаласында шагыйрьне хөрмәт итүләрен, Александр Пушкинның 190 ел элек Казанга килүен хәтердә саклауларын әйтте. Рус әдәбияты классигы безнең шәһәрдә кыска гына вакыт булуга карамастан, бу чор шагыйрьнең иҗади биографиясендә мөһим чор була, чөнки нәкъ менә монда А.С. Пушкин мәгълүмат җыя һәм Емельян Пугачев һәм аның фетнәсе белән бәйле урыннарга бара, шәһәр халкы белән аралаша. Соңрак аның күзәтүләре әдәби әсәрләр нигезенә салынган.

 "Киләсе елда шагыйрьнең тууына 225 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, –  юбилей алдыннан Казанның 93нче гимназиясенә Александр Сергеевич Пушкин исемен бирү, шулай ук аның территориясендә шагыйрьнең һәйкәлен  торгызу аеруча зур әһәмияткә ия".

Бүген ачылган А.С. Пушкин һәйкәле – бронзада торгызылган монумент, Ул 1956 елда Аракчино бистәсендә элеккеге 74 нче мәктәп бинасы каршында урнаштырылган була. Берникадәр вакыттан соң элеккеге һәйкәл яраксыз хәлгә килә, шуңа күрә республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән монумент торгызыла һәм 93 нче гимназия территориясендәге Пушкин бакчасына күчерәләр, ул быелдан бөек рус шагыйре исемен йөртә.

Фәрит Мөхәммәтшин 93 нче гимназия директоры, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровскаяга рус халкының традицион кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау һәм үстерү буенча зур эш башкарганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Ел саен Татарстан Республикасының рус милли оешмасы күп чаралар үткәрелә, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм якты иҗади караш белән аерылып тора", - диде парламент башлыгы. 

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин рәссам-скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдовка, аның куллары белән А.С. Пушкин һәйкәле торгызылган, шәһәрнең һәйкәл янындагы скверны төзекләндергән ландшафт-төзелеш компанияләренә рәхмәт белдерде.

 "Татарстан җире гасырлар буе чын туганлык һәм яхшы күршелекнең үзара бәйләнешләре булган күп халыклар өчен туган ил булып тора, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, лицей педагогларына һәм укучыларына мөрәҗәгать итеп, – республика җитәкчелеге балаларыбыз тыныч күпмилләтле киңлектә яшәсен, ата-бабаларыбызның гына түгел, башка халыкларның да мәдәниятен белсен өчен күп нәрсә эшли. Шуңа күрә 2023 ел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде".

Парламент башлыгы рус, татар, күпмилләтле Россиянең барлык телләренең уникальлеген һәм алга таба үсешен саклап калу өчен шартлар тудырырга кирәклегенә басым ясады.

Һәйкәлне ачу тантанасында шулай ук Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев, республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре, гимназия укучылары һәм педагоглары катнашты.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин гимназиясенең «Лукоморье» яңартылган корпусында булды, анда гимназиянең этнография музее, музыка мәктәбе, китапханә һәм хореография залы урнашкан. Быел гимназиядә башлангыч мәктәп блогы да капиталь ремонтланган. 2022 елдан 93 нче гимназия рус этномәдәни компоненты булган мәктәпләр өчен ресурс үзәге буларак эшли. Ел саен учреждениедә рус телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән республика чаралары һәм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International