Татарстан закон чыгаручылары хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен альтернатив хезмәт үтү өчен оешмалар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 15:59

Дәүләт Советы РФ ФС  Дәүләт Думасына «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында «Федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару инициативасын җибәрде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

"Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында персоналны саклап калу максатыннан хәрби хезмәткә чакырудан бер елга кадәр кичектерү мөмкинлеге һәм тиешле белем алган яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен альтернатив гражданлык хезмәте узу мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә, - дип билгеләп үтте Александр Чубаров. - Хәзерге вакытта дәүләт оборона заказлары күләме арткан оешмалар яшь белгечләрне эшкә алырга, аларны кирәкле эшче һөнәрләренә өйрәтергә әзер. Ләкин яшь гражданнарның аңнарында мондый һөнәрләр әле дә абруйсыз булып кала, шуңа күрә кирәкле сандагы эшчеләрне җыю бик авыр. Югарыда күрсәтелгән кадрлар проблемасын хәл итү варианты булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны оборона-сәнәгать комплексына альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә җибәрү турында карар булырга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» гы Федераль законның 24 статьясындагы 1 пунктына үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, ул тиешле һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча дәүләт аккредитациясе булган югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлагач, белгечлекләр (әзерлек юнәлешләре, һөнәрләр) буенча эшкә кергән РФ гражданнарына оборона-сәнәгать комплексы оешмасында тулы эш көне шартларында 12 айга кадәр эшләү шарты белән хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукын күздә тота.

Закон проектының 2 статьясында «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясындагы 1 пунктын үзгәртү карала, аңа ярашлы рәвештә гражданнар альтернатив гражданлык хезмәтен индивидуаль рәвештә, шулай ук төркемнәр яки формированиеләр составында үтә ала торган оешмаларның исемлеге киңәйтелә. Әлеге исемлеккә Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларын кертергә тәкъдим ителә.

Профильле комитет тәкъдиме буенча Дәүләт Советы әлеге закон чыгару инициативасын хуплады һәм аны РФ Федераль Союз Дәүләт Думасына карауга җибәрә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International