Дәүләт Советы Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертү турында закон инициативасы белән чыкты

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 16:12

Республика Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Думасына «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын җибәрәчәк. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде. Закон проекты Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Прокуратурасы, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе белән берлектә эшләнде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, закон проектын тәкъдим итеп, махсус хәрби операция уздыруга бәйле рәвештә чит илләрдә яшәүче Россия гражданнарының Россия Федерациясенең конституцион төзелеше, дәүләт һәм җәмәгать иминлеге нигезләренә каршы юнәлдерелгән иҗтимагый гамәлләр кылу очраклары ешаюын  билгеләп үтте. "Әлеге затларның гамәлләрендә нәфрәт яки дошманлык уяту, Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакырулар, Россия Федерациясе Кораллы көчләрен куллануны дискредитацияләү, Россия Федерациясенә карата чикләү характерындагы чаралар кертүгә чакырулар кебек административ хокук бозулар билгеләре бар, – дип хәбәр итте парламентарий. – Чит ил дәүләтләре территорияләрендә төрле иҗтимагый лидерлар һәм активистлар тарафыннан Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән эшчәнлек алып барылуын күрсәтүче ачык мисаллар бар. Әлеге затларга карата гамәлдәге законнар нигезендә профилактик йогынты чараларын куллану, аларны административ җаваплылыкка тарту һәм Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакырулар белән бәйле гамәлләрне туктату мөмкин түгел".

Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән РФ Административ хокук бозулар кодексының 1.8 статьясындагы 3 өлешенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, алар Россия Федерациясе чикләреннән тыш кылынган административ хокук бозулар исемлеген тулыландыра

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International