Гражданнар мөрәҗәгатьләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 16:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Закон проектын тәкъдим итеп, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, «РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон гражданнарның «Дәүләт хезмәте» порталыннан файдаланып мөрәҗәгатьләр җибәрү һәм «Дәүләт хезмәте»порталында шәхси кабинет адресына (уникаль идентификатор) мондый мөрәҗәгатьләргә җаваплар җибәрү мөмкинлеген күздә тота. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, республика закон проекты белән дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә һәм башка оешмаларда I, II төркем инвалидларны һәм (яки) аларның законлы вәкилләрен (ата-аналарның берсе, уллыкка алучы, опекун яки попечитель), шулай ук инвалид балаларны һәм андый балаларны озата баручы затларны (ата-аналарның берсе, уллыкка алучы, опекун яки попечитель) чираттан тыш шәхси кабул итү хокукы билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International