Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанны киләчәктә дә тынычлык һәм татулык җире итү – безнең уртак бурычыбыз»

2023 елның 24 октябре, сишәмбе, 14:39

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районында булды, анда ул «СинЭргия» яшьләр үзәген ачуда катнашты, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе Советының күчмә утырышын уздырды.   

Алексеевск бистәсендә яңа яшьләр үзәге ачылу истәлекле вакыйга булды. Аның өчен элеккеге мәдәният йорты бинасын үзгәртеп төзегәннәр. Яшьләр мәйданчыгы проекты һәм аның эшчәнлек юнәлешләре буенча яшьләр  белән бергә төзелеш этабында ук фикер алыштылар.

Бүген “СинЭнергия” яшьләр үзәгендә күп функцияле зал эшли, анда иҗади коллективлар чыгышы, лекцияләр, семинарлар һәм тренинглар оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Волонтерлар үзәге, коворкинг һәм үзенең тавыш, фото һәм видеостудиясе белән медиалаборатория ачылган. "СинЭргиядә"ге киберстудия киберспортсменнарны һәм яшь программистларны үзенә тартып тора, монда шулай ук компьютер белеме дәресләрен үткәрү планлаштырыла. "Заманча яшьләр мәйданы булдырылган,  – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин,  – монда инде тормыш кайный".

Татарстан халыклары ассамблеясе Советының күчмә утырышы район Мәдәният йортында узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләр милли һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру хакында иде.

"Алексеевск районы –   күпмилләтле район,  –  дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, –  монда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр. Бу безнең алыштыргысыз кыйммәтләребез".  Парламент җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисенең  Дәүләт Советына еллык Юлламасында, киләсе буыннарга мәдәни байлыкны, ата-бабаларыбызның тарихи хәтерен саклау һәм тапшыру эшен дәвам итәргә кирәк, дип  әйтүен билгеләп үтте. Хөкүмәт белән берлектә Юлламаны гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнгән.

Катлаулы халыкара вәзгыять шартларында тыныч һәм иҗади атмосфераны саклау бик мөһим, дип  саный Дәүләт Советы Рәисе. “Республикада этноконфессиональ тотрыклылык, милләтара татулыкны саклау   –  безнең һәм сезнең җаваплылыкта,  –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, –Татарстанны  киләчәктә дә тынычлык һәм татулык  җире  итү –  безнең уртак бурычыбыз",

Алексеевск районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән  район башлыгы Сергей Демидов  уртаклашты. «Алексеевск районының 59 торак пунктында 25 мең кеше,  барлыгы 22 милләт вәкиле  дус-тату гомер кичерә, –- дип билгеләп үтте ул, – районда мәдәниятләр һәм диннәр арасында үзара тату яшәүнең ныклы традицияләре барлыкка килде».

Алексеевск районында уздырыла торган "Яңа уңыш" түгәрәк уены  фольклор бәйрәме, Биләр авылында  уздырыла торган «Родниковый рай» бәйрәме  халык арасында бик популяр. Алексеевск районының визит карточкасына әйләнгән  "Алексеевские перезвоны" халыкара чаң кагу фестивале быел 21 нче тапкыр үткәрелгән.

«Безнең бурыч - һәр халыкның мәдәни кодын саклап калу гына түгел, киләсе буыннарга да тапшыру», – дип басым ясады  Сергей Демидов. Өч ел элек районда Татарстан халыклары ассамблеясенең вәкиллеге оештырылган, анда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның 9 җирле бүлекчәсе эшли (рус, татар, чуаш, мордва, керәшен, әрмән, таҗик, үзбәк, әзербайҗан). Аларга шулай ук «Станица Алексеевская»  җәмгыяте казаклары да кушылган.

Чуваш һәм керәшеннәрнең милли-мәдәни автономияләре бүлекләренең эшчәнлеге турында бүлек җитәкчеләре Геннадий Федоров һәм Ирина Яковлева җентекләп сөйләделәр.

Утырышта миграция сәясәте мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Рыжикова билгеләп үткәнчә, килгән чит ил гражданнары саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда тора. "Без коронавирус пандемиясе чорында гына  бераз кимүне күзәттек, – диде Наталья Рыжикова,  –  әмма хәзер инде республикага килү турында бирелгән мәгълүматлар буенча пандемиягә кадәр булган  дәрәҗәгә чыктык. Әйтик, 2021 елда үзләренең килүе турында 256 мең чит ил гражданына хәбәр иткән булса, 2022 елда  – 324 мең кеше, быелның 9 аенда – 291 мең 651 чит ил гражданы ". Республикада миграция исәбенә куелучылар арасында БДБ гражданнары аеруча күп. Чит ил гражданнарының Татарстанга килүенең төп максатларының берсе, Наталья Рыжикова әйтүенчә, эшкә урнашу мөмкинлеге.

“Татарстанлылар саны арта, һәм бу шактый дәрәҗәдә миграция исәбенә бара, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – республикага эшләргә һәм укырга киләләр. Миграция мәсьәләләре, хезмәт мигрантлары һәм чит ил студентлары белән эш даими рәвештә Ассамблеянең игътибар үзәгендә тора, –  дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Соңгы вакытта миграция өлкәсендә хәлләр бездә дә, федераль дәрәҗәдә дә борчу тудыра. Бүген безнең алга гражданнар тынычлыгын, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә бурычлар куелды. Бу эш хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, хокук саклау структуралары, милли иҗтимагый берләшмәләр лидерлары белән тыгыз элемтәдә алып барылырга тиеш».

ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың югары уку йортларында укучы чит ил студентлары белән эшне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады. "Без берничә очрашу уздырдык, һәм нәтиҗәләр безне шатландырмый, ә аерым очраклар буенча мәгариф учреждениеләре администрациясен бөтенләй дә бизәми. – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Бу мәсьәләләрдә битарафлык күрсәтү һәм аннан читләштерүмөмкин түгел. Башка илләрдән килгән студентлар сыйфатлы белем һәм тәрбия алырга, рус телен өйрәнергә тиеш".

Парламент башлыгы әйтүенчә, шулай ук хезмәт мигрантларын кабул итү һәм эшкә урнаштыру белән шөгыльләнү мөһим. «Алар безнең икътисадый үсеш алган республикабызга эш урыннары эзләп,  алган белемнәрен файдаланырга теләп киләләр, без кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш, – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда,  – күпмилләтле Татарстанның тынычлыгы, татулыгы һәм нәтиҗәле үсеше өчен киләчәктә дә бергәләп эшләячәкбез».

Бүген утырышта берничә оештыру мәсьәләсе хәл ителде. Аерым алганда, Сарман районында Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеген ачу турында карар кабул ителде. Моннан тыш, Ассамблеянең күпмилләтле гаиләсе яңа оешма белән тулыланды. Татарстан Республикасы белән Кытай халык республикасы арасында мәдәни традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерү буенча «Кытай берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешма әгъзалары Ассамблея составына керергә теләкләрен белдергәннәр.

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика милли хәрәкәте активистларына Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Утырышта шулай ук Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, милли-мәдәни берләшмәләр, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International