Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Эдуард Вафин белән очрашты

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе, 16:44

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуда социаль фонд эшчәнлеге юнәлешләре буенча мәсьәләләр каралды, бу нисбәттән гражданнар еш кына депутатларга мөрәҗәгать итәләр. Аерым алганда, эшкә сәләтсез гражданнарны  (I төркем инвалид балаларны һәм балачактан инвалид балаларны, шулай ук дәвалау учреждениесе тарафыннан  даими карауга мохтаҗ дип табылган өлкәннәрне, 80 яшькә җиткән өлкән буын кешеләрен) карау сәбәпле эшләмәүче эшкә сәләтле гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләү механизмын камилләштерү зарурлыгы турында сүз барды.

Моннан тыш, парламентның якынлашып килүче утырышларының берсендә РФ Социаль фондының ТР буенча территориаль бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат буенча фикер алышуга әзерлек мәсьәләләре күтәрелде.

Бүген Эдуард Вафин Лилия Мавринага Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе рәисенең Рәхмәтен тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International