Республика бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:10

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Рщисе Рөстәм Миңнеханов җибәргән бюджет турындагы закон проекты эксперт советлары катнашында профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, депутат берләшмәләре тарафыннан тикшерелде. Республиканың төп финанс законы парламент тыңлаулары форматында киң җәмәгатьчелек катнашында узды. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында видеоэлемтә форматында республика киңәшмәсе булды. Барлык этапларда да утырышлар турыдан-туры трансляцияләнде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, бюджет турында фикер алышу чараларында барлыгы меңнән артык кеше катнашкан. Килгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр Дәүләт Советы тарафыннан эшкә алынган һәм бюджет өстендә алга таба эшләүне исәпкә алу өчен республика Хөкүмәтенә җибәрелгән.  "Парламент тыңлауларында яңгыраган сорауларга һәм тәкъдимнәргә Хөкүмәттән җаваплар алынды инде", - дип ассызыклады Леонид Якунин.

Традиция буенча, беренче укылыш режимында сессиядә Татарстанның чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисади үсешен фаразлау буенча фикер алышу була.  Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисади үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынган:

• тулаем төбәк продуктының үсеше 2024 елда 2,2 процентка, 2025 елда 4,4 процентка һәм 2026 елда 2,3 процентка;

• сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 2024 елда 2,5 процентка, 2025 елда 4,1 процентка һәм 2026 елда 1,7 процентка;

• 2024 елда реаль хезмәт хакы 2,4 процентка, 2025 елда 3,1 процентка һәм 2026 елда 1,8 процентка арта;

• куллану бәяләре индексы үсеше 2024 елда 4,5 процентка, план чорында 4 процентка.

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты параметрлары турында депутатларга финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан түбәндәге күләмдә кертелгән: керемнәр 383,9 млрд.сум, чыгымнар 383,9 млрд. сум. Бюджет дефицитсыз формалаштырылган. Гомумән алганда, 2024 елга консолидацияләнгән бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.

"Тәкъдим ителгән финанс документын караганда һәр сан тикшерелде, шулай ук барлык дәүләт программалары каралды, дәүләт акчаларының планлаштырылган чыгымнарына аерым игътибар бирелде, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әлеге мәсьәлә буенча доклад белән чыгыш ясаганда, – Төп финанс документын формалаштыруның төп бурычы – Россия Федерациясе Президенты, шулай ук республика Рәисе тарафыннан Дәүләт Советына Юлламада куелган бурычларны ресурслар белән тәэмин итү һәм икътисади хәлгә һәм санкцияләргә карамастан, кешеләр алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәү.

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Россия икътисадының тышкы һәм эчке шартлары кардиналь рәвештә үзгәргән. Аерым алганда, икътисадның яңа шартларга яраклашуы һәм аның үсешен арттыруга кайтуы билгеләнә. Шул ук вакытта, Леонид Якунин әйтүенчә, өстәмә чыгымнар барлыкка килү һәм республика бюджеты керемнәрен алып бетермәү куркынычы саклана. Моннан тыш, 2024 ел бюджеты үтәлгәндә исәпкә алырга кирәк булган инфляция факторлары көчәя. "Болар барысы да алдагы чорга республиканың бюджет сәясәте өлкәсендә фундаменталь бурычны хәл итүне дәвам итү – бюджет системасының озак вакытлы баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү, шулай ук илкүләм үсеш максатларын тормышка ашыру зарурлыгын аңлата», - дип ассызыклады Леонид Якунин.

2024 елга бюджет проектының төп өстенлекләре буларак гражданнарга социаль ярдәм һәм бюджет өлкәсен үстерү билгеләнде. Аерым алганда, бюджет акчаларының 80% тан артыгы беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарга юнәлтелә. Бу Татарстан Республикасының тупланма бюджетыннан 360 млрд.сум тирәсе.

Бюджет программалы булып кала, барлык чыгымнарның 90% тан артыгы дәүләт программалары буенча язылган (барлыгы 31 ТР Дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак). Шулай ук бюджетта бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыру каралган, җәмәгать норматив йөкләмәләрен үтәүгә чыгымнарны индексацияләү исәпкә алынган.

"Минималь хезмәт хакын сизелерлек арттыру мөһим (18,5% ка), республика һәм җирле дәрәҗәдәге чыгым вәкаләтләрен тәэмин итү каралган", - дип билгеләп үтте Леонид Якунин.

Профильле комитет башлыгы әйтүенчә, гомумән алганда, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет агымдагы вәзгыять өчен тикшерелгән һәм оптималь карарларга нигезләнгән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне төгәл үтәүне һәм республика потенциалына һәм аның ресурсларына басым ясап, икътисад үсешен дәвам итүне гарантияли. Шул ук вакытта икътисад үсешенең төп драйверы, профильле комитет бәяләве буенча, инвестиция һәм куллану активлыгы, шулай ук эшкәртү производстволарын киңәйтү булырга тиеш.

"Республика бюджетының өстенлекле бурычларының берсе  – гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларга, балалы гаиләләргә ярдәм итү, –  дип ассызыклады Леонид Якунин, – комитет 2024 елда бюджет сәясәтен гамәлгә ашырганда ашыгыч һәм кичектергесез бурычларны хәл итү өчен Хөкүмәтнең Резерв фондын арттыруны хуплый".

Республиканың Хисап палатасы ююджет проектына уңай бәяләмә бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты закон таләпләренә туры килә. "2024 елга һәм план чорына бюджет балансланган, – дип басым ясады Альберт Вәлиев, – фаразланган керемнәр, дефицитны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарны тулысынча үтәүне тәэмин итә". Хисап палатасы рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә кайбер искәрмәләр исәпкә алыначак.

Республиканың төп финанс законын тикшерүдә катнашып, парламентарийлар дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирделәр, шулай ук бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм итү, авыл инфраструктурасын үстерү, программаларны финанслауны дәвам итү һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларын һәм мәктәп ашханәләрен реконструкцияләү мәсьәләләрен күтәрделәр. Финанс министры билгеләп үткәнчә, программаларны финанслау дәвам итәчәк, аерым алганда, 2024 елда мәктәп ашханәләрен ремонтлауга 1 млрд.сумга якын акча салынган.

"Бердәм Россия" фракциясенең бюджет турындагы закон проекты буенча позициясен Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин белдерде. Аерым алганда, фракциянең позициясе өч төп алым белән билгеләнә  – Стратегия-2030, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы һәм соңгы сайлау кампанияләре кысаларында килгән сайлаучыларныңнаказлары. Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, республикада сайлаучының наказлары белән эшләүнең системасы булдырылган.

Бюджет-2024 социаль юнәлешле, закон проектында шулай ук чыгымнарны индексацияләү дә исәпкә алынган. "Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, "Бердәм Россия" фракциясе 2024 елга һәм план чорына бюджет турында закон проектын хупларга тәкъдим итә", - дип нәтиҗә ясады Адександр Тыгин.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хезмәттәшләренең игътибарын бүгенге катлаулы вәзгыятькә һәм бәяләр артуга юнәлтте. "Россия һәм Татарстан бюджеты халкыбызның сатып алу мөмкинлегенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга җавап бирәме?"- дип сорады Хафиз Миргалимов. КПРФ фракциясе 2024 елга бюджет проектына 104 тәкъдим әзерләгән. Алар закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә каралачак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджет проектын балансланган дип атады.  

Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International