Дәүләт Советында икътисадта цифрлы технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:06

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә цифрлы технологияләр булдыру, цифрлы хезмәтләр күрсәтү, законнар белән тәэмин итү өлкәсендә кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм «IT -парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов җавап бирде.

«Икътисадта цифрлы технологияләрне кертүнең аерым ролен  «Цифрлы икътисад» аерым илкүләм проекты ассызыклый, аның кысаларында илебезнең цифрлы продуктларын, сервисларын һәм платформалы карарларын эшләү һәм кертү буенча проектларга дәүләт ярдәме чараларының комплекслы системасы гамәлгә куелган", – дип билгеләп үтте Лотфулла Шәфигуллин матбугат конференциясен ачып.

Комитет рәисе Татарстанда 2022 елның  очраклы рәвештә гына «Цифрлаштыру елы» дип игълан ителмәвен искәртте. Аның фикеренчә, Татарстан илнең IT-индустрия үзәкләренең берсе булып тора. Республикада уку йортлары һәм югары технологияле производстволар, IT-парклар тупланган, илнең иң яшь югары технологияле шәһәре – Иннополис төзелгән һәм динамик үсештә.

Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, бүген Татарстанның IT-тармагында республиканың эшләүче халкының 3,3% тан артыгы мәшгуль, бу 41 меңнән артык белгеч һәм 3 меңнән артык компания дигән сүз. «Нәкъ менә Иннополис IT-компанияләр өчен җәлеп итү ноктасы булып кала, хәзерге вакытта биредә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 300дән артык компания эшли, – дип  басым ясады ул. - Әмма әлеге тармак үсешенә законнар үзгәрмичә ярдәм итү мөмкин түгел. 2022 елның мартында РФ Президенты Владимир Путин мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләр өчен грант ярдәме, ташламалы кредитлар, хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга акча, салым преференцияләре һәм башка чаралар каралган Указга кул куйды».

Республикада IT-тармакны үстерүгә ярдәм итү, инфраструктура, гамәлдәге ташламалы программалар, стартапларны гамәлгә ашыру буенча алып барылган эшләр турында «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов сөйләде. «Хәзерге вакытта безнең технопарклар,  алар өчәү, 100% ка тулган дип әйтергә була,  һәм бездә 600гә якын резидент бар, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген без «Сколково» фонды исеменнән эре компанияләр өчен 300 млн сумга кадәр грантларда актив катнашабыз, шулай ук Фонд резидентлары өчен микрогрантлар, инновацияләргә ярдәм фонды грантлары – 4 млн сум, студентлар стартаплары конкурсы, шулай ук программа тәэминаты эшләү һәм гамәлгә кертү өчен 5% ка кадәр ташламалы кредитлар бар».

Руслан Власов IT-компанияләр өчен гадиләштерелгән салым режимын урнаштыручы «кITык»  региональ программага аерым тукталып узды.   Әлеге программа ярдәмендә республикага башка төбәкләрдән генә түгел, ә башка илләрдән дә яңа резидентлар җәлеп итү мөмкин булган. Әлеге республика программасы буенча Татарстанда эшләүче IT-компанияләр өчен салым ставкасы 6 проценттан 1 процентка кадәр кими. "Бүгенге көндә республикада 196 компания әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган. Программада республикада теркәлгән, ОКВЭД 62, 63 буенча керем алучы компанияләр катнаша ала", - дип аңлатты генераль директор.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев икътисад тармакларында цифрлы хезмәтләр үсеше, кече һәм урта эшкуарлыкны законнар белән көйләү турында сөйләде.

Сорауларга күчкәндә, журналистлар айтишникларга ярдәм итүнең яңа программасын эшләтеп җибәрү, яшь белгечләрне республикада калдыру өчен нинди чаралар күрелү, кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү белән кызыксындылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International