Социаль сәясәт комитеты утырышында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спорт әзерлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе, 11:23

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спорт әзерлеген оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук балаларның сәламәтлегенә зыян салынуны кисәтү чаралары, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсеше һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар. Профильле комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 162 спорт мәктәбе эшли, шуларның 13е – республика һәм 145е – муниципаль. Аларда 90 меңгә якын яшь спортчы шөгыльләнә. Спорт мәктәпләрендә 79 спорт төре тәкъдим ителгән.  Татарстанда иң популярлары булып футбол, йөзү һәм хоккей кала.

Спорт мәктәпләрендә 3 меңнән артык тренер-укытучы эшли, шуларның 2351 кешесе – штатлы хезмәткәрләр, 656сы – килешү нигезендә эшчеләр. Спорт министры урынбасары әйтүенчә, кадрлар проблемасы бар. Авылда тренерлар составы җитмәү мәсьәләсен аерым күтәрделәр. Хәзерге вакытта, Илдар Садриев сүзләренә караганда, профильле министрлык проблеманы хәл итү юлларын эзли, шул исәптән муниципаль районнар башлыклары белән тыгыз элемтәдә.

Бүген комитет утырышында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында республика законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты каралды. Документ Дәүләт Советына республика прокуроры тарафыннан кертелә. ТР Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе социаль өлкәдә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алсу Сафина билгеләп үткәнчә, эшләнгән закон проекты балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан тәмәке һәм никотинлы продукция куллануны популярлаштыруны булдырмауга юнәлдерелгән.

Закон проекты балигъ булмаганнарны кальян куллану,  тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителә торган учреждениеләргә кертүне тыя.  

Балигъ булмаганнарны кальян кулланып хезмәт күрсәтелә торган биналарда, шулай ук тәмәке тарту, никотинлы продукция куллану яки кальян куллану рөхсәт ителә торган махсус аерымланган бүлмәләргә кертү аларның сәламәтлегенә һәм физик үсешенә тискәре йогынты ясый, диелә аңлатма язуында.

Федераль законнарда балигъ булмаганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция сату тыелуга карамастан, республикада ел саен яшүсмерләр тарафыннан аны куллану фактлары теркәлә. Мәсәлән, 2021 елда мондый хокук бозулар өчен 30 балигъ булмаган бала административ җаваплылыкка тартылган, 2022 елда – 30, ә быелның беренче яртыеллыгында – 11. Өстәвенә, закконны әзерләүчеләр билгеләп үткәнчә, бу проблема республиканың эре шәһәрләренә генә хас күренеш түгел. Мондый хокук бозулар шулай ук Чирмешән, Алабуга, Лениногорск, Арча, Кукмара һәм республиканың башка районнарында теркәлгән.

"Балаларны тәмәке төтененнән саклау, шулай ук яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны профилактикалауның өстәмә чарасы буларак, закон проекты белән балигъ булмаганнарны кальян кулланып хезмәт күрсәтелә торган биналарда, шулай ук милек хуҗасы карары нигезендә махсус бүлеп бирелгән тәмәке тарту, никотинлы продукция куллану яки кальян куллану рөхсәт ителә торган изоляцияләнгән биналарда булуны тыю тәкъдим ителә", – дип ассызыклады Алсу Сафина.

Комитет утырышында шулай ук халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика Законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Әгәр элек хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан ике тапкырдан түбән булган очракта бирелгән булса, әзерләнгән закон проекты белән әлеге мохтаҗлык критерие чыгарыла. Хәзер әлеге ярдәм чарасыннан гаилә кеременә карамастан файдаланырга мөмкин булачак. Беренче укылышта карауга әзерләнгән закон проектын шушы араларда булачак парламент утырышы көн тәртибенә кертү планлаштырыла. 

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International