Дәүләт Советы депутатлары сәнәгать паркларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе, 16:19

Бүген Теләче районының «Теләче» сәнәгать паркы базасында үткән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында республикада сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Парламентарийлар сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы практикаларын кабатлау тәкъдиме белән чыкты.

Комитет утырышы алдыннан депутатлар «Киләчәк» яшьләр үзәгенең яңартылган бинасын, урта мәктәпнең яңа корпусын карадылар, шулай ук район үзәгендәге башка социаль объектларда булдылар.

Депутатлар шулай ук «Теләче тимер профильләре» предприятиесенең җитештерү базасы һәм «Теләче» сәнәгать паркы резидентларының эше белән таныштылар.

Комитет утырышы кысаларында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. Ул, аерым алганда, районның дәүләт программаларында катнашуы нәтиҗәсендә теләчеләрнең, бигрәк тә авылларда яшәүчеләрнең тормышы тамырдан үзгәрүен билгеләп үтте. "Безнең районның социаль-икътисади үсешенә сәнәгать паркы оештыру турындагы карар зур этәргеч бирде, – дип басым ясады  Нәҗип Хаҗипов. – Бүген безнең районда сәнәгать товарлары җитештерү буенча предприятиеләр бар, 11 резидент үз производстволарын эшләтеп җибәрде, биредә 500дән артык эш урыны булдырылды, инфраструктура объектлары төзелде. Узган ел сәнәгать паркында 2,6 млрд.сумлык продукция җитештерелде. Болар барысы да республика Рәисенең, Хөкүмәтнең һәм Дәүләт Советының һәрьяклап ярдәме белән уртак эш нәтиҗәсе булды".

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин республиканың сәнәгать парклары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Аның әйтүенчә, сәнәгать паркларын үстерү яңа эш урыннарын формалаштыру һәм җитештерү, шул исәптән югары технологияле бизнесны үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Хәзерге вакытта республиканың сәнәгать паркларында 1,5 меңнән артык резидент эшли, алар 62 меңгә якын кешене эш һәм, шунлыктан, тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итә.

2022 ел йомгаклары буенча предприятие-резидентларның әйләнеше 375,4 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча – 336,9 млрд.сум. Сәнәгать паркларының уртача тутырылуы арткан һәм 63% ка җиткән.

Сәнәгать парклары резидентларының җибәрелгән продукциясе күләме республиканың сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 10% тәшкил итә.

Аккредитацияләнгән сәнәгать паркларының идарәче компанияләре һәм резидентлары өчен дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, шул исәптән инфраструктураны үстерүгә заемнар, электр энергиясе буенча чыгымнарның бер өлешен субсидияләү, инженер һәм юл инфраструктурасын төзү, салым преференцияләре каралган. 2022 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре гомуми суммасы 107,1 млн.сумга салым ташламалары алды.

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Теләче районында кече һәм урта эшкуарлык үсешен югары бәяләде. "Теләче" сәнәгать паркы республика районнарында кече бизнесны уңышлы үстерүнең ачык мисалы булып тора, – дип билгеләп үтте ул. – Нәкъ менә монда кече эшмәкәрлекнең, җирле хакимиятләр ярдәме белән һәм республика тудырган ташламалы шартлар нәтиҗәсендә, эре производстволарга әверелүен күрәбез. Яңа бизнес субъектлары булдыру бер нәрсә, ләкин аларны саклап калу, үстерү тагын да мөһимрәк, алар озак эшләсеннәр һәм җитди җитештерүчеләр булсыннар.

Комитетның күчмә утырышында катнашучылар шулай ук сәнәгать паркы территорияләрен төзекләндерүгә, юлларның сыйфатына, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына игътибар иттеләр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча профильле министрлыкларга тәкъдимнәр кабул ителде. Аерым алганда, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклар резидентларына салым йөкләмәсен оптимальләштерү эшен дәвам итәргә, кече һәм урта бизнес субъектларының экспорт базарларына чыгуы өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итәргә, сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәсен  тиражларга киңәш ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International