Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак

2023 елның 17 ноябре, җомга, 14:12

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Көн тәртибенә кертелгән республика законнары проектларының алтысы беренче укылышта, дүртесе икенче укылышта каралачак.

Икенче укылышка 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән. Республика бюджеты турындагы закон проектына 200 төзәтмә кертелгән (фикер алышу барышында 17 төзәтмә авторлар тарафыннан караудан алынган, йомгаклау таблицасына 183 төзәтмә кертелгән, алар барысы да кабул итүгә тәкъдим ителгән). Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә кертелгән, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан алар кабул итергә тәкъдим ителә.

Парламент утырышында икенче укылышта шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты каралачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр катнашында каралды. Алар тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәр Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан өйрәнелә һәм гражданнардан килгән тәкъдимнәр белән гомумиләштерелә.  Закон проектына комитет тарафыннан 6 төзәтмә кертелгән.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты да икенче укылышта карауга әзерләнгән, ул гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм аларга җавапны «дәүләт хезмәтләре» сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеген күздә тота.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, кырык тугызынчы утырыш кысаларында беренче укылышта пассажирларны һәм багажны автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими йөртүне оештыруның аерым мәсьәләләре, урманнардан файдалану, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, шулай ук аерым законнарга үзгәрешләр кертүчеТатарстан Республикасы закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, республика Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм 2024 елда ТР бюджет системасы бюджетларының үтәлеш үзенчәлекләрен билгеләү турында закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнгән. Закон проекты геосәяси һәм икътисади хәл начарланган очракта икътисадка ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар суммасына дефицитның чик күләмнәрен һәм дәүләт бурычы күрсәткечләрен арттыру мөмкинлеген билгели.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүматны Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин тәкъдим итәчәк.

Лилия Маврина профильле комитетлар тәкъдимнәре буенча Дәүләт Советы утырышында өстәмә мәсьәләләрне көн тәртибенә кертү мөмкинлеген дә кире какмады.

Бүген Президиум утырышында Татарстан Экология кодексының хайваннар дөньясын саклау өлешендәге нигезләмәләренә мониторинг ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев чыгыш ясады.

"Республиканың Экологик кодексы 2009 елда кабул ителде, 14 ел эчендә аңа хайваннар дөньясын саклау мәсьәләләре буенча 11 тапкыр үзгәрешләр кертелде, нигездә, федераль законнарга туры китерү белән бәйле, - дип билгеләп үтте Азат Хамаев, - үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча быел Кодекска кыр хайваннарын аулауга рөхсәт бирү процедурасын цифрлаштыруга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, федераль законнар үзгәрү сәбәпле, кайбер нигезләмәләр актуальләштерелде. Экологик кодексның хокукый анализы аның нормалары гамәлдәге законнарга туры килә һәм хокукый коллизияләр юк дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Законга буйсынучы норматив-хокукый база да тулысынча формалаштырылган: Татарстан Республикасы Рәисенең 4 Указы, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 3 акты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында теркәлгән 2 ведомство акты кабул ителгән».

Азат Хамаев әйтүенчә, мониторинг кысаларында үткәрелгән чаралар республиканың Экологик кодексын тормышка ашыруда нинди дә булса кыенлыклар юк, үзгәрешләр кертү таләп ителми дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International