Вакытлыча йөк ташучыга таныклыкның дубликатын бирү тәртибе үзгәрә

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:13

Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртүне оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын хупладылар.

Аерым алганда, закон проекты белән Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле органының һәм җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре киңәйтелә, бу вәкаләтләр даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның муниципальара маршруты буенча пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру турында таныклыкның дубликатын  һәм тиешле маршрут карталарының дубликатын бирү тәртибен билгеләүгә кагыла.

"Көйләнмәгән тарифлар буенча даими рәвештә йөк ташуны гамәлгә ашыручыларга  таләпләр төгәлләнә. Хәзер алар йөк ташуларга тарифларны үзгәртү турында Транспорт министрлыгына һәм автовокзал яки автостанция хуҗаларына яңа тарифлар кулланыла башлауга 15 көн кала хәбәр итәргә тиешләр, элек бу срок 30 көн тәшкил итә иде», – дип белдерде Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, закон проектын тәкъдим итеп.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына һәм җирле үзидарә органнарына даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру турында таныклыкны ачык конкурс үткәрмичә 90 көнгә бирү хокукы бирелә. Бу хокук  әлеге  маршрутта элек эшләгән йөртүче таныклыкның гамәлдән чыгуы турында гариза биргән (ягъни ташучы инициативасы буенча таныклык гамәлдән чыгарылганда) көннән алып  90 көн эчендә тиешле маршрут буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж дәвам итү турында билгеләнгән таләпне үтәмәсә гамәлгә ашырыла.

"Закон проектын килештерү барышында Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының аерым вәкаләтләренә редакцион төзәтмәләре кертү турында тәкъдимнәр килде, – дип белдерде профильле комитет рәисе. – Шуңа бәйле рәвештә комитет бүген закон проектын I укылышта кабул итәргә тәкъдим итә, төзәтмәләр кертү срокларын – 30 ноябрьгә кадәр, һәм аны II укылышта карауга әзерләүне – агымдагы елның 14 декабренә кадәр».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International