Татарстанда онкология һәм бөер җитешсезлеге белән интегүче кешеләргә дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсациялиләр

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:47

Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул онкология белән авыручыларга һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләргә медицина учреждениеләренә бару өчен компенсация түләүгә кагыла.

Элек хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумының ике тапкырыннан түбән булса гына бирелә иде. Әлеге закон проекты белән бу мохтаҗлык критерие чыгарыла. Хәзер әлеге ярдәм чарасыннан гаилә кеременә карамастан файдаланырга мөмкин булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International