Урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүе төзү буенча гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты кыскартыла

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:48

Урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән. Сүз урманнарны янгыннан саклауны камилләштерү һәм федераль ашыгыч реакция резервын җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара.

2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затлары тарафыннан Россия Федерациясе субъекты территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнары раслана. Күрсәтелгән план Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килешү буенча раслана.

«Әлеге закон проекты белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисенең 22-ТРЗ Законының 1 статьясында беркетелгән урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләренә үзгәрешләр кертелә,  – дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Ашыгыч реакция чараларын куллану механизмы карала, аерым алганда, урман хуҗалыгы федераль агентлыгының ашыгыч реакция чараларын куллану турындагы карары Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи заты белән килешү буенча кабул ителә».

Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына беркетелгән вәкаләтләр дә төгәлләнә. Әлеге республика башкарма хакимият органы вәкаләтләренә, шул исәптән, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне, шулай ук урманчылык территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне һәм раслауны кертү күздә тотыла. Закон проекты шулай ук үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүләре төзү турындагы нигезләмәләрне актуальләштерүне күздә тота.

Моннан тыш, закон проекты гражданнарга уңайлы булсын өчен, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен, аукционнар үткәрмичә, урман фонды җирләрендә урнашкан урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен төзү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын 15 көннән 10 эш көненә кадәр кыскартуны күздә тота.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International