Гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон кабул ителде

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:51

Бүген Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында икенче һәм өченче укылышта Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» Татарстан Республикасы законы проекты ТР Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе  белән оештырылган эшче төркем тарафыннан әзерләнгән. Эшче төркем составына 17 кеше кергән, шул исәптән ТР Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Рәисе администрациясе, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты Аппаратлары вәкилләре.

Закон проекты 19 октябрьдә парламентка узмаган партияләр вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Закон проектына төзәтмәләр 27 октябрьгә кадәр кабул ителде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бүген документны тәкъдим итеп, аны эшләүдә һәм аңа ярдәм итүдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Без Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе белән берлектә коллега-депутатлар һәм парламентка узмаган партияләр вәкилләре чыгышлары барышында яңгыраган тәкъдимнәрне, шулай ук әлеге закон проекты буенча парламентка кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен җентекләп өйрәндек», – дип билгеләп үтте профильле комитет җитәкчесе.

Айрат Зарипов аерым терминнарны билгеләүгә кагылышлы фикер алышу барышында яңгыраган тәкъдимнәргә аерым тукталды. «Ватан», «Ил», «патриотизм» кебек төшенчәләр Россия Федерациясе Конституциясендә һәм федераль законнарда кулланыла. Шуңа бәйле рәвештә, күрсәтелгән терминнарны ачу Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару компетенциясе чикләреннән чыга. Моннан тыш, әлеге төшенчәләр гомум кабул ителгән һәм өстәмә билгеләмәгә мохтаҗ түгел дип саныйбыз», – дип ассызыклады Айрат Зарипов.

Комитет рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы кысаларында «Хәзерге шартларда яшьләрне тәрбияләү системасын һәм халык белән хәрби-патриотик эшне норматив-хокукый җайга салу турында» мәсьәләне тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына «Гражданнарны патриотик тәрбияләү турында»  төбәк законнарын кабул итәргә яки булганнарын актуальләштерергә тәкъдим ителде. "Билгеләнгән срокларда закон чыгару инициативасы субъектларыннан төзәтмәләр кертелмәде. Безнең комитеттан терминнарның бертөрлелеген тәэмин итү һәм формулировкаларны төгәлләү максатыннан төзәтмәләр таблицасы әзерләнгән, алар  закон проектының мәгънәсенә һәм эчтәлегенә кагылмый. Барлык төзәтмәләр дә редакцион-аныклаучы характерда",  –  дип хәбәр итте Айрат Зарипов.

"Патриотик тәрбия мәсьәләсе беркайчан да булмаганча актуаль, барлык профильле министрлыклар һәм башкарма хакимият органнары эшенә кагыла, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон проектына комментарий биреп. - Патриотизм тәрбияләү,  кыйммәтләрне яшь буынга тапшыру ­ бик мөһим бурыч".

Комитет тәкъдим иткән төзәтмәләр таблицасын депутатлар хуплады. Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты бертавыштан кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International