Агымдагы елга республика бюджеты турында закон проектына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон нигезендә, «Татдортранс-инвест» АҖнең Зеленодольск муниципаль районында Казан чигенә кадәр М-7 Волга юлын төзүгә йөкләмәләрен тәэмин итүгә 6 млрд.428,5 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре бирү күздә тотыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International