Җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:19

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Анда республиканың дәүләт хакимияте органнары белән килешү буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатларында халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, закон проектын тәкъдим итеп, 2023 елның 15 августында «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон үз көченә керүе турында белдерде. Ул җирле үзидарә органнарының халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда аларның эшчәнлеген хокукый җайга салуга юнәлдерелгән.

"Әлеге Федераль закон белән халыкара һәм тышкы икътисадый багланышлар җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатларында, Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органнары белән килештерелеп, Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин. – Җирле үзидарә органнары тарафыннан чит илләрнең җирле үзидарә органнары белән халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү мөмкинлеге билгеләнде. Шул ук вакытта РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан мондый килешүләрне теркәү аларның үз көченә керүенең мәҗбүри шарты булып тора".  

Җирле үзидарә органнарының халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларын гамәлгә ашыру турындагы килешүләрне теркәү тәртибе шулай ук  Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнергә тиеш.

Федераль законнарның билгеләнгән нигезләмәләрен исәпкә алып, закон проекты белән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына җирле үзидарә органнары тарафыннан халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан килештерү, шул исәптән чит дәүләтләрнең җирле үзидарә органнары белән килешүләр төзү юлы белән, тәртибен шулай ук күрсәтелгән килешүләрне республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан теркәү тәртибен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү каралган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International