Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертелә

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:21

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында «ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, гамәлдәге түләүсез юридик ярдәм турындагы законнарга үзгәрешләр кертеп, алар республика законын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле, дип белдерде.

"Федераль закон нигезендә, дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасы кысаларында нотариуслар дәүләт юридик бюроларының һәм адвокатларның, дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар буларак, судларда, дәүләт органнарында һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданнар мәнфәгатендә эш итүенә ышанычнамәләрне түләүсез таныклый , - дип билгеләп үтте Шакир Яһудин. -  Күрсәтелгән очракта гражданнар нотариусларга адвокатлар йә дәүләт юридик бюролары белән төзелгән килешүне күрсәтергә тиеш".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International