Социаль фонд бүлеге эше турында мәгълүмат тыңланды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 15:17

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар РФ Социаль фонд бүлегенең ТР буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, аны ведомство җитәкчесе Эдуард Вафин тәкъдим итте.

Фондның агымдагы эшчәнлеге һәм Социаль иминият фонды белән Пенсия фонды кушылу нәтиҗәсендә үзгәрешләр турында сөйләгәндә, бүлек идарәчесе фондны үзгәртеп кору күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына берничек тә тәэсир итмәвен, иминиятчеләр белән хезмәттәшлекнең гадиләштерелүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта бүлек 1,1 млн.пенсионерга, 320 мең социаль түләүләр алучыга, 217 мең иминиятләштерүчегә хезмәт күрсәтә. Чыгымнарның гомуми күләме елына 273 млрд. сумнан артып китә.

Эдуард Вафин сүзләренә караганда, Социаль фондның иң кирәкле хезмәтләренең берсе булып пенсия түләүне билгеләү кала. Пенсия тәэмин ителеше һәм социаль түләүләр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2023 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 4,8% ка, 1 февральдән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, ә 1 апрельдән социаль пенсия 3,3% ка индексацияләнгән.  Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 20673 сум 60 тиен тәшкил иткән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе фондның махсус контролендә тора. Хәрби кадрлар, өлешчә мобилизация буенча чакырылучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы волонтерлар, шулай ук аларның гаиләләре ташламаларга һәм пособиеләргә хокуклы. Бүлек гражданнарның әлеге категориясенә тулы ярдәм күрсәтә, пенсия белән тәэмин итү буенча эш алып бара, социаль түләүләр башкара, социаль ярдәм чаралары күрсәтә, өстенлекле тәртиптә техник реабилитация чаралары бирә.

Фонд эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен күрсәтү тора. 1 февральдән ана капиталы күләме 11,9% ка индексацияләнгән һәм 586 мең 947 сум тәшкил итә.

Социаль фонд ил гражданнарын социаль яклауны оештыруда, шул исәптән иминият принципларында да мөһим роль уйный. Социаль иминият буенча иминият түләүләре, вакытлыча эшкә яраксызлык сәбәпле һәм ана булуга бәйле рәвештә пособиеләр бирелә.. Пособие күләме хезмәт стажыннан, хезмәт хакыннан чыгып формалаша. Бүгенге көндә хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь күләме 2 737 сум тәшкил итә.

Фонд эштә травма алуны һәм һөнәри авыруларны профилактикалауга аерым игътибар бирә.

Шулай ук инвалидларны реабилитацияләү һәм социаль яклау буенча социаль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Аннары Эдуард Вафин Фонд эшендәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары белән кызыксынган депутатларның сорауларына җавап бирде.

Депутатлар Таһир Һадиев һәм Николай Рыбушкин эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен формалаштыруның гамәлдәге алымнарына игътибар итәргә чакырды, депутат Руслан Нигъмәтуллин фондлар кушылганнан соң шәхси предприятиеләрнең хисап бирү тәртибен төгаенләвен сорады. Депутат Николай Атласовны шәхси клиникаларның медицина хезмәткәрләре эшчәнлегенең ташламалы стажын исәпләү шартлары , КПРФ фракциясе әгъзалары Мансур Гарифуллин һәм Альберт Ягудин  махсус хәрби операциядә катнашучыларны махсус реабилитация чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре  кызыксындырды. Депутат Марат Галиев фондны формалаштыруны камилләштерү мәсьәләләренә игътибар итте.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга  алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International