Фәрит Мөхәммәтшин Олег Мельниченко белән очрашты

2023 елның 1 декабре, җомга, 13:22

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән парламентара элемтәләр турында фикер алыштылар.

Олег Мельниченко Татарстан җитәкчелегенә яхшы күршелек мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм безнең төбәкләрнең икътисадый, гуманитар һәм мәдәни юнәлешләрдәге хезмәттәшлеген алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.

Очрашуда шулай ук РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Каденков һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International