Казанда ел саен үткәрелә торган «Коррупциясез Татарстан» форумы узды

2023 елның 8 декабре, җомга, 23:27

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Коррупциясез Татарстан» форумы узды, анда Дәүләт Советы депутатлары, хакимият органнары вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм дини конфессияләр вәкилләре коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Форумда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Форум РФ ФС Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе Василий Пискаревның сәламләве белән ачылды. Ул, аерым алганда, форумның тәҗрибә уртаклашу өчен ачык диалог мөмкинлеге бирүен һәм коррупциягә каршы көрәштә проблемалы мәсьәләләрне ачыклауда һәм коррупциягә каршы инструментларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләүдә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләве ирештерелде. Ул республикада бу юнәлеш буенча масштаблы эш алып барылуына басым ясады. "Коррупциягә каршы сәясәтнең төп принципларына ярашлы рәвештә дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының ачыклыгын, үтә-күренмәлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрелә. Әлбәттә, коррупциягә каршы тору-комплекслы һәм системалы эш, ул хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә генә кайтып калмый. Гомумән алганда, җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңны үстерү буенча эшне дәвам итү бик мөһим. Коррупцияне кабул итмәү яшьтән үк формалашырга тиеш – башта гаиләдә, аннары мәктәптә һәм югары уку йортларында», – диелә сәламләүдә.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 9 декабрьдә Россиядә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелүен искәртте.

"Бездә тулаем төбәк продуктының 4 трлн сум, республикабызның бюджет базасы 400 млрд сумнан артык. Бу тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен бик җитди күрсәткечләр. Республикада бюджет кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәр проект үз өлкәсендә халыкның тормышын сыйфатлы яхшырту өчен җаваплы – бу медицина, мәгариф, демография, экология, ТКХ, эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы һәм башкалар. Ләкин, барыбыз да белгәнебезчә, һәр икътисади эшчәнлектә коррупция ситуацияләре барлыкка килергә мөмкин. Намуссыз кешеләрнең үзләре һәм якыннары өчен генә файда алу вәсвәсәсе бар», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов цифрлаштыруны үстерүне коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларының берсе дип атады. "Акча күбрәк булган саен, куркыныч күбрәк. Хәлләр белә торып та эшләнергә мөмкин, уйламаган җирдән дә килеп чыга. Форс-мажор ситуацияләр була, әмма шул ук вакытта башкаручыларның төгәллеге, аларның җаваплылыгы өстенлек итәргә тиеш. Коррупциягә каршы профилактик чаралар күп кенә дәүләт чиновникларын упкыннан коткара, хокук бозуларны алдан ук кисәтә. Хәзер бездә цифрлы технологияләр яхшы үсеш ала. Цифрлаштыру – ул халык белән диалогта нәтиҗәлелеккә, ачыклыкка юл, ул коррупцияне профилактикалауда бик җитди ярдәм итә. Бу эшне яңа камил дәрәҗәгә күтәрү өчен коррупциягә каршы көрәш даими рәвештә камилләштерелергә тиеш», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Форум эшендә шулай ук ТР цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин, ТР икътисад министры урынбасары, социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Рәисенең  Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша һәм башкалар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International