Санкт-Петербургның парламент делегациясе Казанга килде

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе, 23:37

Бүген Казанга эш визиты белән Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе рәисе Александр Бельский җитәкчелегендәге делегация килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алды.

Санкт-Петербург парламент делегациясе составында – Закон чыгару Собраниесе депутаты, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Павел Крупник, шәһәр төзелеше, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча даими комиссия рәисе Валерий Гарнец, хокук тәртибе һәм законлылык мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Константин Чебыкин, гавами хакимиятне оештыру һәм административ-территориаль төзелешне оештыру буенча даими комиссия рәисе Юрий Гладунов.

Иртәгә Санкт-Петербургның закон чыгаручылары республика парламентында булачаклар. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелачак – ул парламентларның региональ хезмәттәшлеген киңәйтүгә ярдәм итәргә тиешле документ.

Моннан тыш, Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе делегациясе визиты программасында – Инвестицион үсеш агентлыгында һәм Иннополиста булу, республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышу. Санкт-Петербург парламентарийлары Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында булган кешеләр  белән очрашырга планлаштыралар. Делегация әгъзалары шулай ук Казан Кремлендә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-мәдәни объектларында булачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International